Хезмәт

Басуларны тычкан баскан!

Республиканың басу-кырларында кимерүче җәнлекләр нык үрчегән. Белгечләр моның сәбәбен туфракны өстән-өстән генә эшкәртүдә һәм чәчү әйләнеше сакланмауда күрәләр. Тычканнар безнең район басула­рында да күп икән.

Реклама

Кимерүчеләрнең тычкан бизгәге һәм башка куркыныч йогышлы чирләр таратуын искә алсаң, хәлнең шактый куркыныч икәнен чамаларга була. Шуңа күрә «Россельхозцентр»ның республика филиалы бел­гечләре басуларга тычканнар өчен агу куярга вакыт җитте диләр. Алар фикеренчә, әлеге җәнлекләр санын бары тик шул юл белән генә киметергә мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: