Хезмәт

Батабызмы, калкабызмы, дигән сорауга җавап эзләделәр район кулланучылар җәмгыятенеӊ отчет җыелышында

Бу сорау Чепья җирлегендә үткәрелгән район кулланучылар җәмгыятенеӊ отчет җыелышында катнашкан һәркемдә дә тугандыр.

4 меӊнән артык пайчысы булган оешманыӊ отчет җыелышын үткәрү өчен җирле үзидарәнеӊ кысан һәм ятышлы булмаган залын сайлаулары ук килгән күп кешедә кәнагатьсезлек хисе тудырды. Җыелышныӊ башлану мизгелләре үк бу оешманыӊ бүгенге хәленеӊ мөшкел икәнлеген раслагандай тоелды.
Район кулланучылар җәмгыятенеӊ авыр хәлгә төшүенә гомүми илебез икътисадында булган зур үзгәрешләрнеӊ дә йогынтысы бар, әлбәттә. Әмма җәмгыятьнеӊ элеккеге җитәкчелеге, идарә итүдә җибәргән зур хаталарын инкарь итеп булмый. Киләчәкне уйламыйча табышлы сәүдә нокталарын уӊга-сулга сату, ә шул ук вакытта салымнарга күп акча йотып торган кибетләрдән вакытында котылмау, гомүмән төптән уйлап, киләчәккә карап эшләмәүнеӊ тискәре йогынтысы зур булгандыр.
Бер үк шартларда Мамадыш, Балык бистәсе, Саба районнынарында кулланучылар җәмгыятьләренеӊ нәкъ авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, үсештә булулары шулай дип әйтергә җирлек тудыра. Бүген бары дистәдән артык кибете (алары да күбесе Чепья зонасында) калган, җәмәгать туклануы, ипи пешерү комбинатын берләштергән бу оешманыӊ киләчәге ничек булыр - монысы шунда эшләүчеләрдән тора.
Җәмгыятьнеӊ район үзәгендә урнашкан зур чыгымнар сорый торган идарәсе һәм ресторан урнашкан бинасы сатылган. Кергән акчага үзәктәге ашханәгә зур ремонт эшләре башкарыла, Чепьядагысында инде бу тәмамланган, бюджетка түләнәсе күп кенә салымнар да капланган.
Чиратта Яӊгул авылында урнашкан иске ашханә бинасын заманча ремонтлап чыгу максаты тора. Бүгенге шартларда икмәк пешерү комбинаты һәм җәмәгать туклануы коллективларына үз продукцияләрен җитештерүгә, аныӊ төрләрен арттыруга, халыкны җәлеп итәрлек рекламаны максатчан куллануга зур игътибар бирүләре сорала.
Халыктан авыл хуҗалыгы продукциясен җыеп сатып та өстәмә табыш алып булыр иде. Һәр эшне, бу баткаклыктан чыгу юлыныӊ һәр пунктын уйлап, конкрет план төзеп, даимилек белән тормышка ашыру зарурдыр. Җәмгыятьнеӊ җитәкчесе Хәертдин Гаязетдиновичка калган мирас кызыгырлык түгел. Әмма район җитәкчелеге, пайчылар ышаныч күрсәткән икән, ул зур сабырлык, көрәшчегә хас үҗәтлек белән җәмгыятьнеӊ бүгенге гаять авыр хәленнән чыгара алыр, дип ышанасы килә.
Җыелышта катнашкан һәм оешманыӊ эшчәнлегенә һәряклап анализ ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин да бу турыда кабат искәртте. Яӊа алымнарны кулланып җитештерүне арттыру, халыкны җәлеп итүдә яӊа юлларны эзләү һәм табу, алга карап эш итү, эшчеләрнеӊ хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсе дә җитәкчелекнеӊ көндәлек эшчәнлегендә чагылыш табарга тиеш. Халыкныӊ һәм пайчыларныӊ ышанычын яӊадан кайтару, яулау, аларга хезмәт күрсәтүне яхшыртып, бергәләшеп, фикерләшеп эшләгәндә генә мөмкин. Ә бу яӊача идарә итүне, заманча фикерләүне, көндәлек өйрәнүне, укуны, тәҗрибә туплауны таләп итә.
Бу җыелышта чыгыш ясаган иптәшләрне тыӊлаганнан соӊ аларныӊ эшчәнлегендә нәкъ менә күп очракта шушылар җитешмәгән кебек тоелды. Ничек кенә булмасын, атаклы гыйбәрә - «суда батучыларныӊ язмышы шул суда батучыларныӊ үз кулында» дигәнне истән чыгармыйча, үсештә булу өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: