Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәхеттән туган тамчылар — бар нәрсәдән кыйммәтле!

Иртән кайт син — таң атканда, Кояш белән кер өйгә.

Лилия Мөнир кызы Нәкыйпова Сосна авылында туган. Сосна сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Арча педагогия училищесында дәвам итә. Студент елларында «Тамчылар» иҗат берләшмәсендә шөгыльләнә. Училищены кызыл дипломга тәмамлаган кыз Казан дәүләт университетына юл тота. Ике ел көндезге бүлектә укыганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчә. 1992 елда Көшкәтбаш төп мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта.

Бүгенге көндә Түнтәр урта мәктәбендә укыта. Хезмәт стажы — 32 ел. Укучыларында туган телебезгә, әдәбиятыбызга, иҗатка мәхәббәт тәрбияли. Шәкертләре арасында туган халкыбызга хезмәт итүчеләр, иҗатта кайнаучылар күп булуына сөенә һәм алар белән горурланып яши.

БАЛАКАЕМА
Балакаем, бала чагың
Матур төсләрдән торсын.
Салават күпере сыман
Ул аллы-гөлле булсын.
Балакаем, бала чагың
Кояшлы булсын, айлы.
Һәр башлаган эш-гамәлең
Эшләнсен уңай-җайлы.
Балакаем, бала чагың
Торсын матур көйләрдән.
Яраланып, күңелләрең
Тегелмәсен җөйләрдән.
Балакаем, бала чагың
Торсын җылы хисләрдән.
Серле, сихри эчтәлекле,
Әкиятле кичләрдән.
Балакаем, бала чагың
Матур бизәкле булсын.
Һәр таң саен тәрәзәңә
Алсу күбәләк кунсын!
Балакем, бала чагың
Күге булсын гел аяз.
Йөрәгеңнең түрләрендә
Торсын җәй һәм нурлы яз.
Балакаем, бала чагың
Булсын җырлы-уенлы.
Иң мөһиме: була күрсен
Әти-әни куенлы.
Балам, сиңа багышладым
Якты хисле уемны!

БАЛАЧАК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Балачагым исемә төшеп,
Хатирәләр яңарта.
Әни керә ишек ачып: 
Тәм-томнар алып кайта.
Әти кайта арып эштән —
Көтеп тора булы аш.
Әби карый тәрәзәдән —
Күренә яулыклы баш.
Мич кырында ягарга дип,
Чыра, утын өелгән.
Мич авызы кызыл күмер —
Анда коймак өлгергән.
Ишегалды яшел чирәм,
Чемченә чеби, тавык,
Әби күршегә коймак кертә —
Ничектер вакыт табып.
Күчтәнәчкә кемдер керткән:
Өстәлдә бер әфлисун.
Өйдә һәркемгә тигез бүлеп,
Берәр телем ашыйсың.
Ызанда казлар сөйләшә
Ысылдаган булалар,
Кич җиттеме, урам-тыкрыклар
Бәрән белән тулалар.
Күз алдымда көлеп тора
Курчагым алсу йөзле.
Алыштырмыйм, бирсәләр дә,
Барбиларны биш йөзне.

Карлы кышта туңган итек,
Бозлы шәлләр муенда.
Җәйләр җиткәч, бәбкә саклау,
Су буйлары уемда.
Май ягылган ипи сыныгы
Кулда кичәге кебек.
Өстемдәге күлмәгемне
Әни киертте тегеп.
Әни үргән чәч очымда
Зәңгәр бантик җилферди.
Балачак хатирәләрен
Я, әйтегез, кем белми?
Балачагым янда кебек —
Килә тотып аласым.
Шуның җылы яңгырында
Килә бер чыланасым.

БАЛАМА
Балаларны кай кешеләр
Тормыш гөле, диләр.
Кайбер гөлдә чәнечке бар —
Шуны белмиләр. 
Ә кемнәрдер «җимеш» диләр,
Балаларын сөеп.
Кай җимешләр агачта ук
Китә череп-көеп.
Кайбер гөлдән агу чыга,
Тын-сулышны буып.
Йөрәк парәм яши бирсен
Бары БАЛА булып.
Бала-чага дигәннәрдер,
Тоеп чагу көчен.
Дога кылам, газизләрем
БАЛА булсын өчен...

БИЮЧЕ ТАМЧЫЛАРГА
Тәрәзәмдә яңгыр бии,
Бетми һаман көе.
Әллә күкнең пәрдәсенең
Сүтелгәнме җөе?
Ә җил исә камчы тоткан:
Көйне һаман куя.
Тамчылары сикерешеп,
Тәрәзәмне юа.
Пыяланы сәхнә итеп,
Көмеш тамчы төшә.
Биючеләр күккә сыймый:
Шулай җиргә күчә.
Нинди концерт булды соң бу:
Тәнәфессез, ялсыз?
Тоташ карау биюне дә
Була икән җайсыз.
Буталмагыз, биючеләр,
Бу бит — көзнең мәле.
Юеш сәхнәгә карап ардым,
Җитәр инде яме.

КАРЧӘЧӘК БУЛЫР ИДЕМ
Күк гөмбәзеннән очучы
Булыр идем кар-бөртек.
Салмак кына төшәр идем —
Алсыннар иде көтеп.
Кояшның шаян нурында
Төшәр идем җемелдәп.
Бәлки миннән кыш бабай да
Куяр иде бәс эрләп.
Тузгак җилнең көйләренә
Вальс та биер идем.
Буран балга дип эндәшсә,
Анда да килер идем.
Зәңгәр күкне иңләр идем,
Йөзәр идем туйганчы.
Күзәтермен бар җиһанны
Җиргә төшеп кунганчы.
Бизәгем дә гади булмас —
Челтәрләре укалы.
Мондый матур карчәчәкнең
Туганы да юк әле.
Кая кунар идем икән? —
Таптым әле серен дә:
Эресәм дә сулышыңнан...
Кунам синең иренгә.

КҮЗ ЯШЕ
Күз яше гел ачы булмый —
Була аның татлысы:
Күң(е)леңне эретә алса,
Изге гамәл чаткысы.
Күз яше гел тозлы булмый,
Баллы яшь тә коела.
Тәмле-татлы яшьләреңә
Йөзең теләп коена.
Яшьләр-сагыш кына түгел,
Шатлыктан да ярала.
Шатлык яшең дәва бит ул
Күңелдәге яраңа.
Күз яше гел тәмсез булмый —
Була ул да ширбәтле.
Бәхеттән туган тамчылар —
Бар нәрсәдән кыйммәтле!
Күз яше дибез диюен,
Күңелнең яше бит ул.
Күңел тамчылары шулай
Күзләрдә бии бит ул.
Йөрәккәем хәзер үзгә:
Куанычтан да эри.
Кемнең ничек — минем яшьләр
Шатлыгымны да сөйли. 

КҮЗЛӘР
Кайбер күзләр болындагы чәчәк —
Карап кына килә торасы.
Кайбер күзгә караш салуга ук,
Килә читкә башны борасы.
Кайбер күзләр төпсез 
диңгез кебек —
Төшеп җитәм димә төбенә.
Кайберләре үтәкүренмәле —
Сер чишмәсе ачык күренә.
Кайбер күзләр серле урман кебек —
Адаштыра аның карашы.
Кайбер күзләр сихерли дә сине,
Үзең сизми — ияреп барасың.
Кайберләре — йозакланган
капка,
Ачкычлары мәңге табылмас.
Андый күзләр чит-ятларны
кертмәс,
Якынын да... ай-һай... 
Сагынмас.
Күзләр, күзләр... Хәтерләтә алар
Диңгез буен, болын, күкләрне...
Күңел күзең белән карый белсәң,
Сөйли безгә күзләр күпләрне.

КЫШКЫ ХЫЯЛ
Зәңгәр күктә чәчкә-карлар
Әй, очыналар.
Бер-берләрен иркәлиләр,
Әй, кочышалар.
Шул чәчкәләрдән тәкыя 
Үрәсем килә.
Баш очыма шул тәкыяне
Эләсем килә.
Кай мизгелдә сәйлән итеп,
Тезәсем килә.
«Иң кыйммәтле мәрҗәннәр бу,» —
Диясем килә.
Кайвакытта кар чәчәген 
Саныйсым килә.
Синең түшкә иң матурын 
Кадыйсым килә.

МӘХӘББӘТ ЙОЛДЫЗЫҢ
Мәхәббәт йолдызың
Балкыймы күгеңдә?
Янамы ул йолдыз
Көнен дә, төнен дә?
Сүнмиме йолдызың
Яңа ал таңнарда?
Очкыны җитәме
Сүрелми янарга?
Мәхәббәт йолдызың
Гел сиңа янамы?
Нурлары үзеңне
Гел эзләп табамы?
Йолдызың янында
Ае бул үзең дә.
Кыс аңа күзеңне 
Кышын да, көзен дә.
Күктәге йолдызлар
Бит маяк түгелләр.
Үз йолдыз җылыңны
Көтә бит күңелләр.

ТОРМЫШ ДИҢГЕЗЕ
«Тормыш диңгеземнең 
дулкыннары 
какмый» —, димә тормыш ярыңа.
Өметеңне кузгат, дулкыннарың
Шундук килеп ярга сарыла. 
«Тормыш диңгезем 
тынып бара», — димә,
Көчле җилгә үзең хәбәр илт. 
Күңелеңнең көмеш
чишмәсеннән
Бар җиһанга үзең суын сип!
«Дулкыннарым ярны 
юмый», — димә,
Үзең шаярт, үзең комын сип.
Яки циклон, я ураган булып,
Суга тот та үзең кереп кит!
Давыл чыгар үзең, ярга ташлан, 
Дулкыннарга үзең ярдәм ит! 
Диңгез — уйнак, шук һәм шаян
Дулкыннары белән көчле бит!

ЧӘЙ КӨЧЕ
Кунак-төшем килеп төшсә,
Яңа чәй пешә.
Затлы чокыр-чынаяклар
Өстәлгә күчә.
Көчле дә ул, куәтле дә,
Серле чәй тәме.
Чокыр-самоварлар белән
Табыннар ямьле.
Хәл ителгән зур-зур эшләр
Чәй табынында.
Ялтыратып куйган халкым
Самоварын да.
Дәүләтара мәсьәләләр
Чәйдә чишелгән.
Ханнарыбыз ышанганнар
Чәйнең көченә.
Сихәтле дә, серле дә ул —
Бар чәйнең көче.
Чәйле өстәлләрдә беткән 
Дошманлык үче.
Арып-алҗып, сусаганда
Дәрт-дәрман бирә.
Чәйдән шифа, бәрәкәт һәм
Сабырлык иңә.
Яңа пешкән чәй артында
Серләр чишелә.
Тәмле чәйле табын телим
Һәрбер кешегә.

СУГЫШ ӘЛЕ БҮГЕН ДӘВАМ ИТӘ
Сугыш әле бүген дәвам итә,
Әрнетә ул җанны, күңелне.
Кемнәрнеңдер йөрәгендә янган
Сизәсеңме утлы күмерне?
Тыныч яши күпләр, рәхәт яши.
Тик сугыш бит әле бетмәде.
Кемнәрдер тол, кемдер 
улсыз кала,
Ятим итә бара күпләрне.
Һавалардан төтен исе килә,
Зәңгәр күктә оча канатлар...
Бала кочып калган яшь толларны
Киләчәктә, белмим, кем яклар?!
Сугыш әле һаман дәвам итә, 
Йөрәкләргә салып ярасын.
Нинди сүзләр табыйк юатырга
Хәбәр көткән солдат анасын?
Сугыш әле һаман эзен сала,
Җанның тынычлыгы югалды.
Иминлекнең яңгырлары явып,
Сагышларны җаннан юармы?
Йөрәкләрдән каннар 
саркып тора.
Сугыш әле һаман бетмәде.
Сагыну, сагыш, көтү, өмет хисе
Яулап алган бүген күпләрне.
Ә бит сугыш әле бетмәде...

КАЙТ ӘЛЕ 
(МХОдагы егетләргә багышлана)
Кайт әле син кар яуганда,
Очканда ак бөртекләр.
Кайтмый кала алмый инде
Синең кебек бөркетләр.
Иртән кайт син — таң атканда,
Кояш белән кер өйгә.
Сине күреп, җан җылыныр,
Бетәр йөрәктә җөй дә.
Көндез кайт син, самоварда
Чәйләрем кайнар чакта.
Син кайткачтын, очкын дөрләр
Гаилә дигән учакта.
Кичен кайт син — эш беткәндә,
Өстәлләргә аш килгәч.
Алсу кояш әкрен генә
Офык артына иңгәч.
Төнлә кайт син, төн карасы
Яктылыкка әйләнер.
Сине күргәч, телләр телгә,
Сүзләр сүзгә бәйләнер.
Иң мөһиме — кайт кына син,
Мөһим — сау көй кайтуың.
Синең кайту хәтерләтер
Һичшиксез, таң атуын.

ТӘҮГЕ УКЫТУЧЫЛАРГА
Тәүге сөю, тәүге бала,
Тәүге онык,
Корылыкта килеп чыккан
Тәүге болыт,
Тәүге адым, тәүге дәрес,
Тәүге ярлар...
«Тәүге» дигән гади сүздә
Зур мәгънә бар.
Тәүге мөгаллим, тәүге остаз,
Тәүге апа.
Белем иленә сездән ачыла
Олы капка.
Күпләр сезнең куллар белән
Каләм тоткан.
Әлифбаны кулга алып,
Аваз откан.
Әниседәй якын күреп,
Серен чишкән.
Бик күпләргә Сезнең холык-
фигыль күчкән.
Күңелле дә кебек сезгә —
Кызыгып карыйм.
Беренчедә укытсам дип,
Холкым барлыйм.
Миннән булмас, беренчеләр —
Үзгә кавем.
Сез табасыз шул аларның
Көен, җаен.
Сокланам мин, Сез ничектер
Бүтән төрле.
Сезнең хезмәт үтә тыйнак,
Гаять серле.
Сабыйларча риясыз сез 
үзегез дә,
Шат елмаю бетмәсен һич 
йөзегездә.
«Тәүге картлык» дигәнне һич 
Ишеткән юк.
Куыгыз аны күңел дигән 
Ишектән үк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев