Хезмәт

Бәби коляскасы да, “ухалла” арбалары да эшкә ярый,... – Балтачны газлаштыру менә шулай башлана.

Районыбыз авылларына табигый газ кертелеп бетүгә 20 ел

“2020 ел шактый матур вакыйгаларга, истәлекле даталарга бай булырга охшап тора. Бөек Җиңүнең – 75, Республикабыз төзелүнең – 100, районыбыз оешуның – 90, районыбыз авылларына табигый газ кертелеп бетүнең 20 еллык бәйрәмнәрнең һәркайсы үзе тарихи вакыйгага тиң. Инде республика Президенты тарафыннан ТАССР төзелүнең 100 еллык чараларына старт бирелде, шулай ук районыбызда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан да чараларның башлангычы булды. Районыбызның 90 еллыгына да ел дәвамында матур чаралар, истә калырлык эшләр булыр, үткән тарихыбызны барлауда бик тә бәрәкәтле, игелекле гамәлләр елы булыр”, – дип язган идек без газетабызның алдагы санында. Бу язмабыз әнә шул тарихи вакыйгаларның берсе – районыбыз авылларына табигый газ кертелеп бетүнең 20 еллыгына багышлана.

...1983 елның 11 ноябрендә район үзәгендә тантаналы митингтан соң беренче газ факелы кабыну – Уренгой газының Балтачка килеп җитүе район тарихы өчен яңа чор башлануга тиң була. 25 чакрым ераклыктан Балтачка газ трассасы китерү өчен ничә еллар, күпме үҗәтлек кирәк булганын хезмәте, өлеше кергәннәр генә белә. 1985 елның 15 ноябрендә исә беренче карлыгач булып, Балтач урта мәктәбе котельные табигый газга тоташа. 1999 елда исә районыбыздагы иң соңгы – ул чактагы унөч хуҗалыклы Пукшинер авылы да табигый газ куллануга күчә. Республикада иң беренче булып районыбыз тулысынча газлаштырыла. Шуңа күрә бу дата, һичшиксез, тарихи әһәмияте ягыннан да, авылларыбыз тормышын чын мәгънәсендә заманчалаштыруда да мөһим бер чор, яңа борылыш этабы буларак, олы тантана дип бәяләнергә хаклы.

БАЛТАЧНЫ ГАЗЛАШТЫРУ МЕНӘ ШУЛАЙ БАШЛАНА

Дөнья шулай корылган: нинди дә булса авырлык белән очрашсак, без шунда ук тормыштан зарлана башлыйбыз. Әле анысы алай түгел, әле монысы болай, янәсе. Ә бит уйлап, анализлап карасак, тормышыбызда яхшы әйберләр, матурлык-уңайлыклар да байтак ләбаса. Килешәсездер, әлеге уңайлыкларның, рәхәтлекләрнең бик күбесе зәңгәр ягулык белән бәйле. Моннан 25-30 еллар элек ничек итеп, утын кисеп, ярып, күмер эзләп, аны алып кайтып (әле аның юньлесе, әйбәте сирәк туры килә) ягуларны өлкән буын яхшы хәтерли. Әле бит аның җылысы да шул арада юкка чыга. Иртән торышка өйләр инде “баз, боз күк” була. 30-40 градуслы салкыннарда өйдәге өлкәннәр чираттан төн буе мичне ягып чыга, утлы көлен пешүдән, очкыны китүдән курка-курка, көненә әллә ничә мәртәбә тышка чыгарып түгә... Әлеге шлак – калдык күмерләр кыш чыкканчы таудай өелә иде. Авыл кешесенең җәйге мең дә бер мәшәкатенә утын-күмер табу, туплау, хәзерләү проблемасы да өстәлә иде. Шушы михнәтләрнең барысыннан безне хәзер газ кранын бору да коткара. Өйләр җылы, аш-су тиз өлгерә, мунча ягу дигән нәрсә дә үткәндә калды. Аны инде атна азагында гына түгел, теләгән кеше көненә әллә ничә керә ала... – монысы да әнә шул табигый газ хикмәте. Һәр яхшылыкның башлангычы булган кебек, районыбызны газлаштыруның да озак еллар дәвам иткән тарихи елъязмасы бар. Аның кайбер “битләрен” без язмабызда алдарак карап үттек инде.

1963 елда район халкын газ белән тәэмин итү өчен беренче махсус звено оеша. Баллоннарга тутырылган мондый газларны, билгеле, читтән – Казаннан ук алып кайталар. Торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре аны соңыннан кулланучыларга өләшә. Баштарак куркып кына баллонга күчкән авыл халкы, бер-берсеннән күрә-күрә, аның уңайлылыгын аңлый, газ кулланучылар көнләп арта. Иң ерак, иң кечкенә авылларга да мондый газ килеп җитә.

Шул сәбәпле, 1974 елда Балтачта газ участогы оеша. Аның беренче җитәкчесе итеп Хафиз Һади улы Һадиев билгеләнә. Аңа кадәр озак еллар “Активист” колхозын җитәкләгән Хафиз агага бик авырга туры килә. Участоктагы бердәнбер йөк машинасы белән һәркөнне Казаннан газ баллоннары ташырга кирәк була. Җитмәсә, иске машина еш кына ватыла. Ә халык, баллоннар вакытында килеп җитмәсә, зарлана башлый. Райпо системасының керосин сату өчен файдалана торган кирпеч бинасын үзләренеке итү өчен генә дә күп ишекләрне шакырга туры килә. Балтач зираты каршындагы әлеге бинаны, Казаннан баллонлы газ алып кайтучы иске “Газик”ны көтеп, сәгатьләр буе чиратта торуларын өлкәннәр әле дә яхшы хәтерли. Ул чиратлар этеш-төртешле, тавышлы да була. Кулына баллон тоткан кешедән дә бәхетле кеше булмый ул чакта. Әле бит ул баллоннарны Балтачның төрле почмакларына кадәр алып кайтырга да кирәк була. Нинди генә җайланмалар уйлап тапмыйлар ул чакта! Бәби коляскасы да, “ухалла” арбалары да эшкә ярый, тимерчеләр дә махсус ике тәгәрмәчле арбалар уйлап таба, ясый... – Балтачны газлаштыру менә шулай башлана.

Биредә Балтач газы елъязмасының бер өлеше генә. Дәвамы "Хезмәт" газетасында. Аннан соң да дәвамы булачак.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: