Хезмәт

Безнең герой яки тормыш бит ул бары рәсем, бизәге без- үзебез...

Авыллар, авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышы.

Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре үз даирәсе, үз мохите, данлыклы кешеләре белән яши. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кешеләр бирә торган изге урыннар да әле ул.
Кеше гомерен юлчы үткән озын-озак юлга тиңләргә мөмкин. Кай җирдәдер кузгалып китә дә, каядыр бара, ниндидер максатына омтыла, хыялында туган якты теләкләренә таба юнәлә юлчы. "Тормыш арбасын" җигелеп тарткан дәвердә ниләр генә күрми, нинди өермәле-давыллы вакыйгалар, нинди генә тирән кичерешләр башыннан узмый, нинди генә авыр сынауларга дучар булмый ул. Иртәнге кояш аны ягымлы нурлары белән каршы алса, көн уртасында шәфкатьсез кыздыра, баер алдыннан соңгы нурлары белән озатып кала. Кыскасы, төрлесен очрата юлчы: яхшысын да, яманын да, ямьсезен дә, матурын да. Әмма кичләрен ялга туктагач, күргән-кичергәннәренең һәммәсен дә түгел, бәлки, күңеленә тирән эз калдырганнарын гына исенә төшерә. Бу язмамда мин дә авыл кешеләренең күңе¬лендә тирән эз калдырган героебыз- Наил абый Мөхәммәтгалиев турында сөйләргәтелим.
Җир йөзендә яхшы кешеләр бик күп шул ул. Сүзем үзенең гомерен башкалар өчен багышлаган, намус белән хезмәт иткән, халык күңелен аңлаган, бөтен җаны-тәне белән тырышып эшләгән кеше турында бара. Әйе, дөньяда сине онытмасыннар өчен бик күп эшләр башкарырга кирәк. "Яхшы кеше беркайчан да онытылмый", - диләр бит. Мин бу гыйбарә белән тулысынча килешәм. Бу сүзләр бик киң һәм зур мәгънәгә ия. Кеше, нинди генә каршылыкларга очрамасын, чын кеше булып калырга, үзенең тормыштагы урынын белергә тиеш. Бары шул вакытта гына ул - Кеше! Мондый кешеләр беркайчан да онытылмый. Алар мәңгелеккә, гомерлеккә халык күңелендә кала.
Тормыш бит ул бары рәсем,
Бизәге без - үзебез...
Ләкин ул рәсемне бизәргә дөрес, тиешле төсләрне сайларга бик авыр. Моңа Һәркемнең ихтыяр көче дә, сәләте дә җитеп бетми. Ә менә безнеңгероебызның моңа көче дә, сәләте дә җиткән.
Мөхәммәтгалиев Наил Мөхәммәтгали улы 1948 нче елның 6 нчы июнендә Шеңшеңәр авылында дөньяга килә. Әтисе - Мөхәммәтгали, әнисе - Мәфтухабану бик ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр булалар. Эш күп булуына карамастан, алар балаларына тиешле дәрәҗәдә белем бирә алганнар. Балачагы, яшьлеге туган авылында үтә, башлангыч белемне дә биредә ала. Наил абыйдан хезмәт сукмаклары хакында сорашканда "бик күп җирләрдә эшләргә туры килде инде", дип елмаеп куя.
Сугыш... Бөтен дөньяны тетрәндергән, һәр гаиләне төпсез хәсрәткә төшергән, олы кайгыга салган, бихисап михнәт вә ачлык, ялангачлык газапларына дучар иткән. Сугыш безгә килеп җитмәсә дә, өермәсе авылыбызга хәерчелек һәм ачлык алып килгән. Һәрбер йорт ишеген бәхетсезлек шакыган.
Сугыш башланганда Наил абыйга нибары 7 яшь кенә була. Бу сүзне ишетүгә, аның күзләре яшьләнә. Нинди генә авыр еллар булмасын, алар үзләрендә яшәү көче тапканнар.
"Мин гади авыл баласы. Сабый чагым сугыш сөременнән көчкә генә арынып килгән чорга туры килде, үсмер елларым тагы да шул сугыш калдырган ачлык - ялангачлык белән үтте."
Наил абый гомере буена бик күп хезмәт куйган. Ул бала чагыннан ук эшли башлаган. Эшләгән чорда хезмәтендә авырлыклар да кичерергә туры килгән. Халык өчен бик тырышкан, чын йөрәктән ярдәм иткән. Аны эшендә бик якын итеп, яратып - безнең Наил дип кенә йөрткәннәр һәм бүген дә шулай дип атыйлар.
"Олылар янында - олыларча, яшьләр арасында - яшьләрчә була белгәнгә һәркем белән уртак тел таба белә " - дип әйтер идем Наил абый турында.
Ул яшь чагыннан ук үзен оста оештыручы, җитәкче, лидер итеп таныта.
Мөхәммәтгалиев Наил Мөхәммәтгали улы 1955 нче елда Чепья районы Шеңшеңәр мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Ул үзенең талантын, белемен күрсәтә башлый, уңышларга ирешә. Гел отряд командиры, класс комиссары була. 1959 нчы елдан Наил абый Смәел мәктәбендә укый башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт юлын гади колхозчы булып "Маяк" колхозында башлап җибәрә.
1965 нче елда авылда кичке мәктәп ачыла, Наил абый 30 лап бала туплап, шунда укыта башлый. 1967 нче елдан аны беренче бригада бригадирының техника буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр. Аннан соң Совет армиясе сафларына алына. Армиядә дә эшсез тормый ул. Аны КПСС члены итеп кабул итәләр. Хезмәт срогын тутырып, 1969 нчы елда туган авылына әйләнеп кайта. Наил абыйны колач җәеп каршы алалар һәм колхоз рәисе урынбасары эшен ышанып тапшыралар. 1970-75 нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, югары белем- инженер-механик белгечлеге ала. Институтта укыганда ул югары белемле экономистлык белгечлеге алучы Рәмзия апага өйләнә. Аларның мәхәббәт җимешләре - уллары Рамиль, кызлары Резидә туа. Юкка гына: "Алма агачыннан ерак төшми",- димиләр икән. Рамиль белән Резидә дә әти-әниләре кебек үк тырыш, белемгә омтылучан булып үсәләр.
Наил абый 1975 нче елны колхозда баш инженер, партия оешмасы секретаре булып эшләгән. Ә 1977 нче елның май аенда Чепья "Сельхозтехникасы"на управляющий итеп билгеләнгән. Аның тырыш хезмәтен күреп, 1978 нче елның августыннан 1979 нчы елның октябренә кадәр "Сельхозтехника"ның Балтач районы берләшмәсе управляющиеның беренче урынбасары итеп куялар.
Мөхәммәтгалиев Наил Мөхәммәтгали улын 1979 нчы елдан колхозга рәис итеп билгелиләр. Аның озак вакытлар буена күңел түрендә сокланырлык, онытылмас көннәр була. Ул эшләгән дәвердә авылыбызда заправка, балалар бакчасы, квартиралар, спорткомплекс салына, ындыр табагын, терлекчелек фермаларын төзекләндерү эшләре дә башкарыла. Районда беренчеләрдән булып 50 "нокта"га телефон кертелә. Авылны газлаштыру тулысы белән тәмамлана. Авыл юлына беренчеләрдән булып асфальт җәелә. Шушы чорда авыл кешесе өчен иң кирәкле булган мәчет тә, нур өстенә нур биреп, үзенең беренче азан тавышларын ишеттерә. Болар барысы да Наил абыйның хезмәтләрен искә төшерә торган якты истәлекләр генә.
Ә героебызның иң күркәм эшләренең берсе - мәктәп салдыру. Наил абый үзе дә, хатыны да, балалары да бик белемле, укымышлы булганга күрә, авылның киләчәге өчен бик кайгыра. Шуңа күрә дә ул бу хыялын тормышка ашырырга омтыла. Нинди генә авырлыклар, нинди генә каршылыкларга очрамый ул! Ләкин ул авырлыкларның, каршылыкларның барысын да җиңеп чыга.
1987 елда беренче мәртәбә авылга урта мәктәп төзергә кирәклеге турында хыяллана башлый. Мәктәп авылның киләчәге икәнлеген аңлап, тотынган эш, тормышка аша башлый. Ул бик күп киртәләрне үтеп, бу эшне дә башлап җибәрә. Бик күп юллар үтәргә туры килә аңа. ЛәкинМөхәммәтгалиев Наил Мөхәммәтгали улы кыенлыклар алдында туктап калмый, эшен тырышып, җиренә җиткереп башкарып чыга.
Һәм менә, ниһаять, яңа урынга ике катлы, өр-яңа мәктәп калкып чыга. Ул үзенең ишекләрен 1988 нче елның 30 нчы августында ача. Монда бу көнне бик күп кунаклар килә. Алар барысы да Наил абыйның хезмәтенә соклану хисләре белән, рәхмәтләрен җиткерәләр. Бигрәк тә авыл балалары шатлана. Чөнки башка чит авылга укырга йөрисе юк! Үз авылыңда урта мәктәп булу - зур бәхет, куаныч бит ул! Шушы мәктәпне төзүне оештырып йөрү, аның ишекләрен ачу өчен күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр үткәнен безнең "героебыз"- Наил абый үзе генә белә.
Шулай итеп, ул һәркемнең күңелендә якты эз калдыра. Аның исеме газета битләрендә дә, районның мактау тактасында да урын ала.
Авылның киләчәге турында кайгыртып, һәркемнең гозерен үтәп, халык арасында "кайнаган" Наил абыйның хезмәтләре нәтиҗәсез калмый.
1987 нче елда "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә, 1998 нче елда Мәскәүдә колхозчыларның дүртенче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнаша. 1992 нче елда аңа "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.
Наил абый эшләгән дәвердә колхоз да бик зур уңышларга ирешә. Бу уңышларда да аның тынгы белмәс хезмәтенең өлеше бик күп.
Авылыбыз кешеләре дә Наил абыйны бик ярата, хөрмәт итәләр. Йомышлары чыкса, гел аның янына өмет белән баралар. Ә Наил абый гозер белән килгән кешеләрне беркайчан да кире борып җибәрми. Ул һәрвакыт булышырга әзер. Хәтта, кешеләргә нинди генә кайгы-хәсрәт килсә дә, кемнең кем булуына карамастан, иң бернече булып, Рәмзия апа белән бергә хәл белергә, кайгыларын уртаклашырга килеп тә җитәләр.
Наил абый үзенең хезмәт юлын тагын да югарырак урыннарда дәвам итә. 2000 нче елдан соң Балтач районы хакимият башлыгының урынбасары вазифасында халыкка хезмәт күрсәтә. Әле аннан соң да Пенсия фонды җитәкчесе булып эшли.
Хәзерге көндә Наил абый тормыш иптәше Рәмзия апа белән бергә авылыбызда кешеләргә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен биреп яшиләр. Уллары Рамиль Балтачта гаиләсе белән яшәп, үзе Субаш күмәк хуҗалыгы рәисе вазифасын башкара. Субаш халкы аны да бик ярата, хөрмәт итәләр икән. Кызлары Резидә Казан финанс-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлап, "Ак барс" банкында эшли, гаиләсе белән Казанда яшиләр. Ял көне җиттеме, алар һәрвакыт бергә җыелалар. Наил абый оныкларын бик ярата, гел алар белән бергә хоккеен да, футболын да уйный, чаңгы-чанасын да шуа, аларның күңелен күреп йөри.
Кеше дөньяга авырлыклар кичәр өчен туа диярсең. Наил абыйның эшләрен әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Мин аңа тагын бер кат сокландым. Ул бик тә тырыш, зарланмый торган кеше.
Бүген мин аның рәсеменә карыйм да, сокланам. Һәйкәл куярлык бит аңарга! Сабырлыгы, тугрылыгы, эшчәнлеге өчен алтыннан һәйкәл коярлык.
Аның кешеләргә эшләгән яхшылыклары барыбызның да йөрәк түрендә. Халык өчен эшләгән яхшылыклары, изгелекләре беркайчан да онытылмас. Безнең өчен дә ул үрнәк кеше һәм искиткеч җитәкче !
Гомер буе үзен эзли кеше,
Берәү таба, берәү табалмый.
Бу җиһанда үз бурычын үтәп
Сүнмәс ялкын булып яналмый.
Язмыш йөртә безне һәрчак әйдәп,
Бөек көчләр кушкан юл йөртә.
Бу җиһанга килгән һәрбер адәм
Язмышыннан мәрхәмәт көтә.
Үзен тапкан кеше бик бәхетле,
Аның өчен дөнья изнигам.
Үзен тапмаганнар никадәрле,
Сан - исәпләрен соң кем җыйган?
Язмыш хәбәрчесе ялгышканмы?
Бу җиһанга иртә килгән ул.
Үз вакыты җиткәч килер өчен,
Кабат туар өчен киткән ул.
Аның заманасы алда әле,
Үз заманы өчен ул килер.
Яңа тормыш өчен кирәк булса,
Мең терелер янә, мең үләр.
Гомер буе үзен эзли кеше,
Кем табалмый аны, кем таба.
Табалганнар мәңгелектә яши,
Сүнми торган йолдыз күк яна.
Гомер буе үзен эзли кеше...
Әйе, чыннан да гомер буе үзен эзли кеше һәм эзләгәннәр үзләрен табалар да. Кайберәүләр хезмәт юлын бер шөгыльдән башлый да, сайлаган шул һөнәренә тугры калып, күнегә - өйрәнә, тырышып эшләп, дәрәҗә яулый, яхшы белгеч буларак таныла. Гади хезмәткәрдән җитәкче югарылыгына кадәр күтәрелүчеләр арасында Наил абый да бар.
Адәм баласы дөньяга килгән икән, ул җирдә үз эзен калдырмый китә алмый. Кемнәрдер, күренекле шәхес булып, тарихка үз исемен яза, кемнәрдер начар холык - гамәле белән истә кала. Ә кемнәрдер халыкка туган җирендә риясыз хезмәт итә, әллә ни зур исемнәргә дәгъва кылмый гына теге яисә бу буын күңелендә саклана. Һәм менә шушы кешеләрнең берсе - безнең Наил абыебыз.
Әйдәп әйткән сүзләр өчен рәхмәт
Атлагыз дип безнең юллардан.
Киләчәккә бару юлламасын
Без бит алдык сезнең куллардан.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: