Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген җомга, унөче...

Кемнәр көтә шомлы хәбәр, ә кемнәрдер – сөенче!

Мендәр ауса – кунак килә, кул кычытса – акча керә, кара мәче юлыңа чыкса – начарлыкка... Ә 13е җомгага туры килсә, гомумән, көнең уңар димә. Быел андый көн бер генә, ягъни бүген, 13 августка туры килә. Моның ише хорафатларга ышаныргамы? Гомумән, аларга колак салу кирәкме?

Ышансаң – ышан, ышанмасаң...

Җомга, 13е көнне кайбер табиблар хәтта операция ясаудан баш тарта. Мондый көнне үткәрелгән операция уңышсыз була, имештер.

Мәсәлән, “Подробности” мәгълүмат порталы белдерүенчә, Британия хирурглары җомга көнне билгеләнгән операция­ләрнең 50 процентыннан баш тарта.

Гомумән, әлеге көн белән бәйле булган нинди генә ышанулар юк халыкта.

  • Бу көнне башланган яңа эш – уңышсызлыкка дучар булачак дигән сүз бар. Мөһим гамәлләрегезне башка көнгә күчереп торыгыз.
  • Җомга көнне, 13ендә утыртыл­ган үсемлекләр үсмәячәк, дип сөйлиләр.
  • Тагын бер сынамыш: 13е көнне ерак юлга чыгарга ярамый, юлда күңелсезлекләр көтәчәк. Әгәр ырым-шырымнарга ышанасыз икән, сә­фәрегезне кичектерегез.
  • Бу көнне туй үткәрергә киңәш ителми. Янәсе, җомга көнне, 13ендә корылган никах ышанычлы һәм ныклы булмаячак.
  • Бу көнне бурычка акча бир­мәгез, янчыгыгызга ул кире кермәс.
  • Тагын бер сынамыш: бу мистик көндә көзге алдына басып берни турында да уйларга ярамый. Аларның бөтенесен тыңласаң, чәчләр үрә тора.

Бөтен бәла кешеләрнең бу көнгә карата мөнәсәбәтеннән барлыкка килә, ди психологлар. Уңышсызлыкларның сәбәбе булып үз-үзеңне нигәдер инандыру, шул хакта һәрчак уйлау һәм курку тора. Психологлар ышандырганча, күңелсез хәлләр бу көнне хәвефле кәефкә бирешкән кешеләр белән килеп чыгачак. Әгәр дә сез гел начарлык турында уйлап йөрисез икән, димәк, ул, һичшиксез, килеп чыгачак.

Унөченә туры килсә дә, безнең көн!

Җомга изге көн саналгангамы, “пятница, 13ое” сүзтезмәсенә артык игътибар биргән кешеләр сирәк бугай ул. Ә чынлыкта җомга көннең 13енә туры килүе күп кеше өчен бик куркыныч хәл икән.

Психотерапевтлар бу куркуны нормадан тайпылыш дип саный, аны хәтта дәвалыйлар да! Чир “параскаведекатриафобия” дип атала. Укып карагыз әле, берничә тапкыр шуны әйтеп чыкканчы, точно, бер куркуыгыз да калмый.

Чынлыкта җомганың 13енә туры килүеннән кайбер бөек кешеләр дә шүрләгән. Наполеон Бонапарт, мә­сәлән, андый көннәрне сугыш башламаган. Италия композиторы Россини да җомганың 13енә туры килүеннән нык курыккан. Аның инглиз журналисты тарафыннан язылган биографиясендә мондый юллар бар: “Дөрес булса, ул, күп кенә Италия кешеләре кебек, җомганы – уңышсызлыклар көне, унөчне – уңышсызлыклар саны дип кабул иткән, аның 13е, җомга көнне үлүе дә игътибарга лаек”.

Томас Лоусон – “Пятница, 13е” китабы авторы. Фраза халык теленә шуннан кереп киткән. Дөньядагы бердәнбер җиде мачталы шхуна, гигант судно, нәкъ менә шул кеше исеме белән аталган. 1907 елның декабрендә шул судно беренче трансатлантик рейсына китә һәм җомгада, 13е көнне бата.

Шулай да “Җомга, унөче” дигән сүзләрнең барлык шомы – атна көне һәм датаның бергә килүендә генә. 1307 елның 13 октябрендә Франция короле Филипп IV тамплиерлар ордены кешеләрен җәзалап үтерергә боера. Бу көн җомга була – җомганы ул Христосны тәрегә кадаклау көне булганга сайлый. 13 саны – Гомерда (“Илиада”), Цицеронда (“Pro Cecina”) начар сан, борынгы яһүд Каббаласында 13 Явыз Рух, 13нче Язмада (“Священное Писание”) Иисусны саткан Иуда телгә алына, “Апокалипсис”ның 13нче бүлеге – Антихрист турында...

* * *

Кай­бер халыкларда исә 13 – бөтенләй изге сан. Майя календаренда, мәсәлән, 13 ай булган. Ә җомга көн – бездә бәйрәм көн, күпләрдә соңгы эш көне дә әле, җитмәсә!.. Ничәсенә туры килсә дә, безнең көн ул – җомга!

Бүген – 13 август, җомга. Кемнәрдер өчен ул – имеш “шайтан көне”... Имеш, бүген башланган эш уңышсызлыкка китерә, 13е көнне кеше төрле бәхетсезлеккә тарый...
Шулай ук 666 саны да “шайтан саны” булып исәпләнә. Имеш, автомобиль номеры 666 булса, ул мотлак авариягә эләгәчәк һәм тагын әллә нинди юраулар.

Мөселман халкы мондый имеш-мимешләргә ышанырга тиеш түгел. Нәрсә генә булса да, ул Аллаһ ризалыгы белән башкарыла. 13е дә Ходай насыйп иткән көн ул. Ә менә җомга, киресенчә, безнең халыкта изге көн санала. Шулай булгач, чит диннәрдән кергән юрау-хорафатларга ышанмыйк, үзебезнең бәйрәм көнен изге гамәлләр башкарып үткәрик, дуслар!

Ә миңа ул бәхет китерә!

Безнең авылда да “кара песи юлыңны киссә, яхшыга түгел,” “Кәримәнекеләр (авылдашыбыз) очраса, юл уңмый,” “сишәмбе көнне эш башлама,” “13 саны бәхетсезлек, уңышсызлыкка китерә” кебек хорафатларга ышану бар иде. Әмма мин, нишләптер, боларга ышанмый идем, чөнки кара песи юлны киссә дә, кояштай, елмаеп йөрүче Кәримәттәй үзе очраса да, юл уңучан иде. Имтиханнарда 13нче билет туры килсә, “биш”ле алам.
Кайсы елда икәне онытылган, Урал аръягы районнарының берсендә яшь язучылар фестивале үтте. Бүтәннәр оешкан төстә Уфадан бергәләшеп киткән, мин соңга калганмын. Сораштым да, билет алып юлга чыктым, мин дә иртүк мәйданда узачак шигърият бәйрәме башланыр алдыннан барып төштем.

Бәйрәмне алып барачак Равил ага Бикбаев, минем үзаллы килеп житүемә ышанмыйча, билетымны сорап алды: анда 13 июль, 13 вагон, 13 урын дип язылган иде. Бәйрәм башланды... Башта, билгеле, урындагы житәкчеләр, кунак итеп чакырылган халык шагыйрьләре чыгыш ясаган урында, юморга бай Равил ага миңа, башлап язучыга сүз бирмәсенме! Ул, мыек астыннан гына елмаеп, минем килү һәм юл билетымдагы 13 саннары хакында искитмәле хикәят сөйләп, мәйданга да 13нче итеп, алкышлап чыгарыйк әле талантлы яшь шагыйрәне, диде. Шул ике көндә минем даирәдә сүз гел 13 саны хакында кызык хәлләр турында гына барды. Шуннан соң мин, ниятең изге булса, кара песи дә, 13 саны ла куркыныч түгеллегенә ышанып яшим.

Рафига УСМАНОВА,
шагыйрә.

Нәрсәгә юрыйсың бит!

13енә туры килгән җомга начарлык алып килә, дигән ырым бар. Гомумән, иң киң тарал­ган ырымнар арасында күбрәге – начарлык турындагылар. Бу кешеләрнең ниндидер предмет, саннардан куркуы, юк-барга ышануы белән бәйле. Тик, мисал өчен, савыт-саба бәхеткә ватыла дип санала. Шуңа иң яраткан касә яисә чынаягыгыз ватылса, балаларны әрләргә дә, үзегезне сүгәргә дә кирәкми, чөнки начар энергетиканы нәкъ менә яраткан әйберләр саклый икән. Димәк, ватылган икән – шулай тиеш булган. Әмма чынаяк тулысынча ватылган очракта гына бәхеткә дип санала. Ә бер кырые кителсә, я тоткычы ватылса – аны чыгарып кына атыгыз, чөнки өйдә китек, ватык һәм чатнаган савыт-сабаны тотарга, кулланырга ярамый, дип киңәш бирәләр. Кешенең тормышы да кителергә, я ватылырга мөмкин, диләр.

Кайбер төбәкләрдә туй вакытында махсус шундый гореф-гадәт тә бар. Кияү белән кәләш, рәсми рәвештә язылышканнан соң, гаиләгә бәхет килсен өчен бәллүр бокалларын вата. Борынгы риваятьләрдә дә эчкәннән соң чынаякны вату күренешләре турында укырга мөмкин. Шул рәвешле бабаларыбыз мәҗүси­лек потларына үзләренчә корбан китерәбез дип уйлаган, һәм алмашка бәхет һәм муллык киләчәк дип санаганнар.

Ырым дигәннән... Боларын да күңел сандыгына салып куйыйк әле, бәлки, кирәге чыгар.
* Өйгә акча керсен өчен себеркенең тоткасы түгел, себерә торган өлеше өскә карап торырга тиеш;

* Төшке ашка кадәр һәм аннан соң тоз сибелгән ипи кисәге ашарга кирәк, бу ысул шулай ук уңыш китерә;

* Әгәр бурычка акча алып торырга уйласагыз, моны үсә торган Ай булганда эшләргә кирәк. Ә биргәндә, киресенчә, кими торган Айда;

* Акчаны һәрвакыт сул кул белән алыгыз, уң кул белән бирегез; бурычка сорасалар, акчаны иртән бирегез;

* Бертөрле бәядәге кәгазь акчалар янчыкта бергә урнашырга тиеш, шулай ук купюраларны бөрештереп тыгарга да ярамый;

* Акча санаганны ярата, шуңа акча күбәйсен өчен ешрак санагыз;

* Өйдәге һәр почмакка тимер тәңкә куегыз, шулай ук тимер тәңкәне ишек төбендәге келәм астына салырга да мөмкин;

* Ә өйгә зур акча килсен дисәгез, һәрвакыт үзегез белән кәгазь акча йөртегез. Аны туздырырга да, вакларга да ярамый, ул башка кәгазь акчаларны үзенә тартачак, имеш, дип яза Кызыл таң.

Автор:Резида Валитова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ырымнар ышанулар