Хезмәт

Бүген – Рәхмәт көне

11 гыйнварда - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә!

Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз.

Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла.

Без еш кына рәхмәтне кесәгә салып булмый дияргә яратабыз. Шулай да дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: