Хезмәт

“Әби, мин шундый бәхетле!” ди ул. Бәхилләшүе шушы булыр дип кемнәр уйласын...

11.11.11. - 2011 елның 11 ноябрь җомгасына туры килгән шушы саннардан могҗиза эзләп, бик күпләр ЗАГС залларына, туй мәҗлесләренә агылган көндә Казанда яшәүче туганнарым Камил абый һәм Фәридә апа гаиләсенә олы кайгы килде.

30 яше дә тулмаган уллары Фәрит юл фаҗигасендә һәлак булды. Шушы яшенә инде тормышын матди яктан тәэмин итәргә өлгергән, бик аралашучан, теләсә нинди эшкә курыкмыйча тәвәккәлләп алына торган Фәрит үлеме белән бер тетрәндерсә, вафатына берничә көн кала Кукмарадагы әбисе - әниемнең бертуганы Әкълимә апа янына кайтып, "Әби, мин шундый бәхетле!" дип, очына-очына, озаклап, бәхете турында сөйләве белән күңел кылларын бөтенләй парә-парә телде. Юкса, моңа кадәр эшлекле егет хисләрен, кичерешләрен беркайчан тышка чыгармый, сиздерми торган була.
- Бәхеттән балкып тора иде ул, аның шул дәрәҗәдә сөенгәнен күргән дә юк иде, - диде азактан туганнар.- Күңеле сизенеп шулай ашкынган-сөенгәнме, һәр сүзе шатлык-канәгатьлек белән мөлдерәмә иде... Безнең күз алдында әнә шулай нур чәчеп "басып" калды...
Беркемнең дә тормыш касәсе һаман шулай бәхет-уңыштан тулып тормый шул. Фәритебезнең дә тормышы сикәлтәсез генә булмады. Сабый чакта шул ук Әкълимә әбисенә - әле ул чакта Кукмараның Балыклы авылына кунакка кайткан малай аздан гына бер күзен югалтмый. Йөгереп барган уңайга капка келәсенә күзе белән "эләгеп" калган Фәрит белән әти-әнисе хастаханәләр юлын күп таптады. Операцияләр уңышлы үтсә дә, ул күзе барыбер зәгыйфьләнеп калды. Тик Аллаһы Тәгалә аны бу "китеклек"не капларлык матур буй-сын, үткен-җор тел белән бүләкләгән иде шул. Шуңа да дуслары арасында югалып калмый, очрашу-кампанияләрнең үзәгендә була. Үз вакытында югары белемен дә ала, гаилә дә кора, уллары да туа. Тик бераздан гаилә тормышында нидер була - элеккечә аңлашу да, бөтенлек тә юкка чыга. Берсен-берсе җәфаламый гына, уртак фикергә килеп аерылыша алар. Юллары аерылганнан соң дуслар булып калган гаиләләр сирәк. Фәритләр әнә шундый сирәкләрнең берсе була. Аерылышканнан соң да хатыны, баласы турында кайгыртып яши ул, аның кабаттан кияүгә чыгуына да каршы булмый. Әле алай гына да түгел, әлеге гаиләсе белән дә аралашып яши. Соңгы кайтуында да әбисенә: "Әби, минем хатыныма шундый әйбәт ир туры килгән. Улымны да шундый ярата",- дип сөенечен уртаклаша. Үзенең дә үзен аңлый, ярата торган хатын-кызны очратуын яшерми. "Мин сине алар белән таныштырам әле яме",- дип вәгъдә дә бирә. Тик вәгъдәсен үтәргә генә өлгерми.
Әлеге дә баягы соңгы кайтуында: "Бер бик яхшы коллективка эшкә урнаштым, түләве дә, кешеләре дә шундый әйбәт, командировкаларга йөрисе булса да, эшемне бик яратам" дигән Фәритебез чираттагы командировкасыннан кайтып җитә алмый... Әнисе белән телефоннан сөйләшеп, биш минут үтүгә, авариягә очрый. Үлем исереклеге җилкеткәнме, бәхетеннән очынып, өенә тизрәк кайтып җитәсе килгәнме, ашкынып куган шул машинасын... Берничә көн элек кенә апасы Ландышка: "Мин шундый шат, хәтта машинам да көлеп тора" дигән Фәритебез, бөтен якыннарын үзенең чиксез бәхетле булуына ышандырып бетергәч кенә, аларны гомерлек сагышка салды. Әйтерсең, бәхетеннән ташып түгелде...
Фото: http://vk.com/club29853624

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: