Хезмәт

Әбиемне искә алам

Әбием - Равилә Насыйбулла кызы Вәлиева 1931 нче елның 10 нчы августында Бөрбаш авылында туган.

Аның тормыш юлы бик авыр чорга туры килгән. Алар гаиләдә 7 бала үскәннәр. Әбием, Шамил, Фалиянур, Наилә, Гамилә, Дания һәм Камил. Әбием гаиләдә иң олы бала булганлыктан, авырлыклар аның җилкәсенә төшә. Әтисе Насыйбулла сугыш башлангач, илебезнең тынычлыгы өчен көрәшергә китә. Озак та үтми, кышкы ачы салкын окопларда, ач-ялангач килеш, бик каты салкын тидереп, әтиләре авыр хәлдә кире әйләнеп кайта. Әниләре Хәяткә бик авырга туры килә. Тормыш алып барырга, балалар карарга, тамак туйдырырга, колхозда эшләргә, кайдан да булса ризык табарга кирәк була. Әтиләре авыргач, әбиемә, көче җитсә-җитмәсә дә, ир-ат эшләрен дә башкарырга туры килә.


Ул 1939 нчы елда Бөрбаш җидееллык мәктәбенә укырга керә, 1-3 нче сыйныфны 2 катлы мәчеттә укый. Ул заманда язарга дәфтәр, ручка, тотарга сумка булмаган. Укырга китаплар 5-6 кешегә берәү генә булган. Сумка урынына яулык тотканнар, дәфтәр урынына газета, я токмач кабыннан ясалган дәфтәр сыман кәгазь булган. Ручка урынына карага манып каләм белән язганнар.
Сугыш башланганда, әбием 3 нче класста укый. Аларны шул вакытта ук колхозга чыгарганнар: ашлык чүбе утаганнар, молотилкаларга ашлык салып торганнар, көлтә бәйләгәннәр, юл эшләрендә эшләгәннәр, сослымга ашлык куйганнар. Әбиемә бик авыр булган, үзе кечкенә, тамак ач, аякта чабата, өстә начар гына кием була. "Күтәреп булмас иде, елар идек, тез буыннары калтырап торыр иде. Безнең әни бик тырыш кеше иде, шул авыр заманда да сыер асрадык. Сыерны туйдырыр өчен, җәйдән печәнен кайдан табасың шуннан әзерлисең, мин йөрмәгән җир, аяк басмаган урын калмагандыр,"- дип сөйли иде әбием. 7 классны бетергәч, 1947 нче елда "Кызыл Татарстан" колхозында "Сахалин" фермасына эшкә керә. "Шунда 9 ел алсыз-ялсыз, бер тиенсез бушка эшләдек, и узган гомерләр инде",- дип шул чакларны исенә төшерә иде. "Бик яхшы эшләдек, гел алдынгы урында бардык, шул вакытта 3 ел рәттән район Советы депутаты, 2 ел рәттән авыл Советы депутаты итеп сайладылар",-ди. 1954 нче елда яхшы эшләгән өчен районнан путёвка белән әбиемне Мәскәүгә - мавзолейга һәм төрле истәлекле урыннарны карарга җибәргәннәр. Аннан бик зур бүләкләр һәм ВДНХның мактау грамоталары белән бүләкләнеп кайткан.

Реклама


Хәзерге көнгә кадәр яшәгән дәвердә Бөек Җиңүнең 45-50-55 еллыгына бирелгән медаль һәм мактау грамоталары бик күп аның. "Әти авыргач, миннән соң туган энем Шамил белән кара-каршы эшләдек, урман кисүләр, бакча сукалау, тырмалау, утырту, күлгә мунчала салу, аны алу- барчасы безнең өстә иде",- дип сөйли иде әбием.

Фото: http://www.stepbystep.com/wp-content/uploads/2013/04/Difference-between-Poetry-and-Prose.gif

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: