Хезмәт

"Бигрәк мыскыл итәләр, иң начар, иң авыр эшне кушалар”

Китап язарлык язмыш яки 65 – 90 – 65...

Хөрмәткә лаек Габделәхәт Хәтимов 1927 елның 23 ноябрьдә Яңгул авылында 4нче бала булып дөньяга килә. Аңа 6 ай булганда әтисе үлә. Ятимлекне дә, ачлыкны да, хәерчелекне дә күп татырга туры килә. Кечкенәдән эшкә җигелә, абыйлары ачлыктан качып чит җирләргә китеп бара. Ятим баланы бигрәкләр дә мыскыл итәләр, иң авыр, иң начар эшләрне кушалар. Ни күрсәк тә бергә күрербез, дип, карт әнисен калдырып беркая да китми ул. Урман кисү, Шәмәрдәнгә, Биектауга, Арчага ашлык, товар ташулар барысы да атлар ярдәмендә башкарыла. Кечкенәдән тере булдым, кушканны төгәл эшли идем – ди ул. Бөтен авыл халкы белән авырлыкларны җиңә-җиңә тормыш алга бара. Малмыждан тоз ташырга куйгач, үзебезгә дә бирделәр, и сөендек инде, чөнки бер чеметеп тоз табуы да әҗәл еллар идее, – ди.

Хезмәт стажым 7нче классны бетергәч башланды. Күп гомеремне атлар белән эшләдем, соңрак бер иптәш белән дворда атлар карадык, 2нче бригадада 38-40лап ат тәрбияләдек, атларны бик яраттым, аларны беркайчан да рәнҗетмәдем, сукмадым, авырып, тора алмасалар, үзем белгән ысуллар белән дәвалый, аларны сыйпый-сыйпый сөйләшә идем, һәркайсының үз холкы иде, аларның “телен” белсәң, алар кешеләрдән дә акыллы.

1952 елда Югары оч  кызы Разия белән тормыш кордык. 2  ул, 2 кыз бала дөньяга килә. Әни Мәрфуга балалар карый, без иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр колхоз эшендә, айга 30 көн, ял көне дә юк, башта “Таякка” хезмәт көненә яки 1әр пот ашлыкка эшләдек, үз башыннан кичмәгән кеше аңламас та инде. Разия да әти күргән бала түгел, ул кечкенә вакытта әтисе сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Ике яктан да бер булышыр кеше юк. Хайваннарны күп асрадык, бай яшәмәсәк тә, соңгы вакытларда иткә, икмәккә тук булдык. Яшьтәшләрем авылда 46 идек, исләрең китәрлек, бүген бер үзем калганмын.

Аллага шөкер, балалар да тәртипле булды, яхшы укыдылар, техникумнар, институтлар бетерделәр. Яхшы эшләрдә эшләделәр. Матур гомер юллары үттеләр.

Бала хәсрәте, йөрәк парәбезне югалту ачысын да татыдык, 21яшьлек, армияләрдә хезмәт итеп кайткан, су сөлеге шикелле, көрәшче, баянчы, җырчы улыбыз Фәриткә, күзләр тидеме, фаҗигале төстә вафат булды. Ачлыктан да яман хәсрәтне беркемгә дә күрергә язмасын.

Ярый әле алданырга эш, “сөйләшергә” атларым, күңел юанычларым булды, балаларыма да рәхмәт.

Дәвамы  "Хезмәт "  газетасында.

 

Марзия Шакирова (Хәтимова), Кариле авылы

Реклама
Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: