Хезмәт

"Биш сорауга – биш җавап" - өр-яңа рубрика башлыйбыз

Бүген газетабызда һәм сайтыбызда өр-яңа рубрика башлыйбыз.

Биредә без җитәкчеләргә райондашларыбызны борчыган гади дә, кирәкле-кызыклы да булган һәм көтелмәгән сорауларны биреп, аларга җавапларны даими урнаштырып барачакбыз. Ә сезнең кайсы җитәкчегә һәм нинди сорауларыгыз бар? - Безгә хат язып та, сайт аша да, 2-62-53 телефоныннан шалтыратып та җиткерә аласыз. Алар, һичшиксез, шушы рубрикада урын алачак.
Сорау-җавап рубрикасын район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән әңгәмәдән башларга уйладык. Билгеле, беренче әңгәмә булганга, район җитәкчесенә сорауларыбыз да күбрәк.
Торак та кирәк, эш тә кирәк, асфальт юл да...
- Рамил Рәшитович, район башлыгы булып эшли башлавыгызга елдан артып китте. Район тормышы сезнең өчен яңалык түгел, ә шулай да кайсы өлкә ачыш булды?
- Бу җирлектә яшәү - ул әле район тормышын 100 процентка беләм дигән сүз була алмый һәм бер ел эчендә моңа ирешү дә мөмкин түгел. Тәҗрибәм буенча, арада иң якыны авыл хуҗалыгы булды, башкасы әле һаман да төрле яклары белән ачыла бара, чөнки, образлы әйтсәк, район тормышы - катлаулы организм, бер орган авырса, тиешенчә эшләмәсә, тулы организмга зыян килә. Сәбәп нидә икәнен дә ачыкларга, "дәва"сын да табарга кирәк.
- Райондашларыбызны иң борчыган мәсьәлә нинди? Сезгә күбрәк нинди гозер белән киләләр?
- Килүчеләрнең, хатлар, гаризалар язучыларның 60-70 проценты торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорый. Бу бүген генә килеп туган проблема түгел. Бик авыр хәлдәгеләр бар һәм, кызганычка, тылсымлы таяк белән бер селтәнүдә генә хәл ителә торган мәсьәлә дә түгел. Нигездә хөкүмәт программаларына таянабыз. Урыннардагы җитәкчеләр, төзелеш оешмалары ярдәме белән хәл итә алган очраклар да булды. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләр мәсьәләсен хәл итү исә шактый катлаулыга калды.
- Ә икенче урында нинди проблема тора?
- Мөгаен, эш табу проблемасыдыр. Бөтен кешене дә эшле итә алмадык әле. Райондагы эш көчендәге ун мең кешенең ике меңе читкә йөреп эшли. Дөрес, бу мәсьәлә бер яклы гына түгел. Хәзер читкә чыгып, зур акчалар эшләү мөмкинлеге зур. Районда яңа эш урыннары булдыру уңаеннан үзебез дә уйланабыз, эзләнәбез. Шул ук вакытта инициатива күрсәтүчеләр булса, хуплап каршы алыр идек тә. Әлегә эшмәкәрләр дә сату-алу, хезмәт күрсәтү юнәлешен карый. Аларны да аңлап була, болар бит тиз керем бирә торган тармаклар, ә җитештерүдә әле отасыңмы, отыласыңмы - билгесез. Шулай да соңгы вакытта берничә эшмәкәр яңа идеяләр белән мөрәҗәгать итте әле.
- Әле кайчан гына колхоз үзәкләренә асфальт юллар барып җитте дип сөенгән идек. Инде алар ватылып бетте.Мөгаен, кешеләрне иң борчыган мәсьәләләрнең берседер бу.
- Дөрес аңлагыз, без дә барлык юлларны сөенә-сөенә өр-яңадан асфальтлар идек тә, кызганычка, юрганга карап аяк сузарга туры килә. Быелга, мәсәлән, районга юл төзү һәм ремонтлауга 243 миллион сум акча каралган. Балтачтагы яңа берничә урам, Әтнә, Салавыч-Яңа Салавыч юлы, Казан-Малмыж юлының бер өлеше, бистәдә үзәктә һәм дүрт фермага бара торган юлларга гына җитәрлек сумма бу.
- Төзелеш өлкәсендә дә һаман күпне көтәбез: балалар бакчалары җитешми, мәктәпләр, мәдәният йортлары иске, бассейн юк, төзелә башлаган чистарту корылмасы ярты юлда "катып" калды...
- Төзелеш буенча республикада барган күптөрле программалар буенча бездә дә эш бара. Балтачта 120 урынлы яңа балалар бакчасы төзелә башлады, 1 сентябрьгә әзер булыр дип уйлыйбыз. Ике мәктәптә, "Романтик" ял лагеренда, фельдшер-акушерлык пунктларында, Кариледәге амбулаториядә, клубларда ремонтлар бара, Түбән Кенәдә - фельдшер-акушерлык пунктын да үз эченә алган клуб, Таузарда социаль-мәдәни ? үзәк, Чутайда модульле ветеринария пункты төзелде һәм төзелеп бетү алдында. Субашта яңа ФАП төзеләчәк, Балтачта бассейн төзү мәсьәләсендә яктылык күренә башлады...
- Язгы кыр эшләренә нинди әзерлек белән килдек?
- Әзерлек әйбәт дип саныйм. Техникалар ремонтланды, ашлама тупланды, туплау дәвам итә. Терлекчеләребез дә кышлатуны уңышлы үтә. Бүгенге көндә 168 тонна сөт җитештереп, 155 тонна сөт саткан бер генә район да юк. Әле моңа шәхси хуҗалыклардан җыела торган 26-27 тонна сөтне дә өстәргә кирәк.
- Күпчелек райондашларны хафага салган штат кыскартулар буенча да сезнең фикерне беләсе килә.
- Райондашлар дөрес аңласын: бу безнең инициатива түгел. Һәм безнең теләктән генә дә тормый. Мәсьәлә бик четерекле, һәр шәхескә аерым карарга тырышачакбыз.
Фото: http://www.vitamarg.com/konsultacii/life?start=120

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: