Бистәбезнеӊ бер гаражы каршына пушка куйганнар
Дөрестән дә, гимназия микрорайоны янындагы тыкрыкта, гараж каршында пушка тора.
Әмма хафаланмагыз, бу бары муляж гына. Анысы да вакытлыча куелган.
Хәзерге вакытта Балтач-Казан юлы янында урнашкан төрле хәрби бәрелешләрдә катнашкан райондашларыбыз хөрмәтенә салынган мемориальдә зур ремонт эшләре бара, ул яӊа төс алачак. Анда урнаштырылган сугыш хәрби техникасын да яӊарту күздә тотыла. Ә пушкага килгәндә, аны хәрбиләр үзләре нәкъ чын итеп, торба-калайлардан ябыштырып эшләгәннәр иде. Әфганчыларныӊ һәм төрле кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрнеӊ лидеры Гатиятуллин Дилюс үзенеӊ гаражында шушы пушка-гаубицаларны чистартып, ремонтлап һәм буяп яӊартылган мәйданчыкка куярга әзерли. Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев