Хезмәт

Борбаш мәктәбе. Дәвамы

Зур мәктәпкә аяк атлагач, укытучылар арасыннан нигәдер Галимулла абыйны аерып алдым. Рәсем, шулай ук аерым җиһазланган бинада хезмәт дәресләреннән укыткан бу абый беренче карашка бик кырыс күренә иде.

Әмма тора-бара без аңа нык ияләштек, хәтта якын күрә башладык.  Кулыннан бар эш килгән  ир-атка тартылу хисе булгандыр бу. Дәрес беткәч, верстакның чисталыгын күрсәтеп тапшыру була иде, бу безне пөхтәлекккә, эш урынын тәртиптә тоту күнекмәләренә өйрәтте. Рәсем дәресләрендә аның сизелер-сизелмәс сызыклар төшереп, төрле фигуралар, бизәкләр ясавына соклана идек.  Очланган карандашын тотып карау безгә бәхет сыман иде. Мәктәпнең, авылның барлык агитация материаллары, плакатлар, стена газеталары, төрле витрина язулары аның каләме, рәсем пумаласы астыннан чыккан булды. Бар яктан да булдыклы Бөрбаш егете заманында авылның «Кулибин»ы булган. «Әтинең төсе итеп әле дә тальянын  саклыйбыз. Авылның беренче гармунчысы  булган Шәмси абый белән өздереп тальян тарталар иде. Әти даими китап укыды. Авылның өч ир-аты -  әти, Шәмси абый (Сәйдәш Хәкимовның әтисе), Латыйп ага (Разыйл Әхмәтовның әтисе),   ярыша-ярыша  китапханәдәге барлык китапларны, журналларны укып бардылар. Гомеренең соңгы көннәренә ул «Наука и жизнь», «Огонек» журналларын, «Комсомольская правда» газетасын алдырды. Һәрнәрсәдән хәбәрдар булды, техника өлкәсендәге һәр яңалыкны үзенә сеңдереп барды», дип искә ала аның кызы Гүзәлия Бариева. Озак еллар укытучы, хуҗалык рәисе, авыл Советы башлыгы булып эшләгән Сәйдәш Хәкимов сөйли: - «Галимулла абый безне 9 сыйныфта  машиноведение һәм хезмәт дәресләреннән укытты. Ул елларда (1971-1974) укытучылар, укучылар көче белән мәктәпнең яңа, хәзерге пасионат  урнашкан бинасы төзелде. Җиде кабинет һәм спортзал булган бинаның стенаның кирпечен ул салды. Кабаланмыйча, әмма тиз, пөхтә итеп эшли иде. Кул астында эшләгәннәргә таләпчән булды, кирпеч сала торган измәнең сыеклыгы да аныңча булырга тиеш иде. Шуңа да бу бинаның бүген тышкы ягыннан караганда,   аның 50 ел элек салынган икән димәссең, кирпеч аралары тип-тигез».

      Армия сафларыннан кайткан егет башта колхозга эшкә урнаша. Иң беренче зур эш итеп, аңа «чүрки», ягъни алдан кыска итеп кисеп ярган, киптерелгән утын белән эшли торган газогенераторлы машинаны тапшыралар. Тапшыру гына түгел, аны бензин яга торган итеп көйләргә кушалар. Кышкы салкын гаражда ничек итсә итә Галимулла, язгы чәчүгә бензинга күчергән, карбюраторлы «ЗИС» машинасы белән чыга.  60 елларда  Бөрбаш мәктәбе сигезьеллык укытуга күчкәч, яңа билгеләнгән директор Әльбрус Исмаев булдыклы шофер егетне мәктәпкә чакыра. Башта 4 кабинет өчен кирпечтән янкорма, 1965 елда янгыннан соң шушы кирпеч бинага өстәмә янкорма салырга кирәк була. Эльбрус абыйның энесе Альберт абый белән Галимулла абый бергә бу эшне башкарып чыгалар. Ә инде 1974 елда сафка баскан бинаның кирпечләрен салу аның үзенә кала. Бөрбаш авылы имамы, район мөхтәсибе  Җәлил хәзрәт искә ала: -«Галимулла абый безне хезмәт дәресләреннән укытты. Пөхтә, кызу, кырыс иде. 9 сыйныфны тәмамлагач, мәктәп бинасын күтәргәндә практикада аның янында бер ай эшләдем, кирпеч, измә биреп тордым. Мин дә кызу идем, шуның белән дә аңа ярадым бугай».

      Соснадан  лаеклы ялдагы укытучы Габдулла Ситдыйков истәлекләреннән: «1962 елны район пионерлагерында ашханә бинасын торгызырга җибәрделәр. Бөрбаштан кирпеч салырга дип Галимулла килгән. Ыспай, чибәр, пөхтә кеше иде. Бервакыт, ул соңга калган көнне стенага берничә кирпеч салган идем. Килгәч, карап торды да,  оялтмас өчендер, миңа  башка эш кушты, бераздан карасам, мин салган кирпечләрне алып, үзенчә, җиренә җиткереп салып куйган. Барлык эше дә пөхтә була иде, озак еллар аралашып яшәдек».

     Ветеран укытучы Мансур Шәрифуллин әйткәнчә, Галимулла абый бөрбашлыларны тәртипкә өйрәтүче кеше буларак  истә калган. Аның пөхтәлеге кигән киеменнән күренеп тора, аякта затлы күн итек, чалбарының стрелкасы бармакны кисәрдәй сыман иде, ди. Ул заманнарда «замок» ясап, калайдан түбә ябучылар сирәк була, Галимулла абый бу эшне дә җиренә җиткереп башкара торган була.

    Бар яктан да булган, уңган ир-атның гаилә бәхете генә булмый. Ут борчасыдай тере, аның шикелле үк кызу һәм гаделлекне өстен күрүче, бер аягын яшүсмер вакытта югалткан Нәзифә апа белән корган гаилә учагы таркала, дүрт бала булу да гаиләне саклап калмый. Бу очракта кемнедер гәепләп тә булмый, тормыш без фаразлаганга караганда күпкә катлаулырак шул.     

      Бөрбаш мәктәбенең ике бинасын үз куллары белән салган остазның – Габидуллин Галимулланың дәвамчысы кызы Гүзәлия булды.  Бөрбашта  пионервожатая булып эшләгәч, Яңгул мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. 1995 елда Алан мәктәбенә ул  җитәкче итеп билгеләнеп, 5 ел эчендә бу мәктәпне яңадан торгызды, республикада исемен яңгыратты, татар язучылары, шагыйрьләре Аланга хозурланып кайталар иде. 2010 елда Бөрбаш мәктәбенә директор итеп билгеләнгәч, Гүзәлия   күпләрнең хыялы булган яңа мәктәп бинасы салу мәсьәләсенә яңа  этәргеч бирә. Авыл имамы, Мөфтиятнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Республика җитәкчелегеннән ничекләр ярдәм  сорап, төзелешне башларга рөхсәт алуын бер үзе генә белә. Уку елының өченчеге чиреге бетүгә мәктәп бинасы сүтелде, укучылар мәктәп янкормасында, авыл клубында, мәчеттә белем алуларын дәвам иттеләр. Мәктәп төзелеше турында сүз алып барганда район һәм хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчелегенең ярдәмен онытмаска кирәктер. Әмма иң авыр йөк мәктәп директоре Гүзәлия Галимулла кызы җилкәсенә  төште.  Төзүчеләргә мунча салдырту (мичнең кирпеч өлешен Яңгулдан килеп, элекеге укытучы Әмир Фәрт улы чыгара), эсседә эчәселәре килсә, дип үз хужалыгыннан банка-банка кайнатмалар алып килү, ашауларын төрләндерү өчен үз базыннан  бәрәңгеләр ташу, һәр төр эш өчен борчылып, төннәр буе йокламау – болар барысы да аның йөрәге аша узды. Төзүчеләрнең, мәктәп укытучыларының, хезмәткәрләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә 8-10 ай эчендә төзелергә тиешле мәктәп 6 ай эчендә сафка басты. Мәктәпнең рәсми ачылышына Президентыбыз үзе килеп, борбашлыларның шатлыгын уртаклашты.

      Менә ул чор инде  тарихи сәхифәләр генә булып калды. Заманында мәктәп төзегән Галимулла абый эшен кызы Гүзәлия дәвам итеп, авыл уртасында яңа  мәхәббәт бина – Белем йортын салдырды. Киләчәк буыннар  куелган хезмәтне онытмасыннар, зур эшләрнең башында торган һәр шәхес хәтер дәфтәрендә үзенә лаек булган урынын алсын иде.

Р.S. Бу язманың чыгуына сәбәпче булган Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган Рәсим Даутовка рәхмәтебезне белдерәбез. 

     Бәйрәм уңаеннан, «Хезмәт» газетасы редакциясе тәрбиячеләрне, укытучыларны, мәктәп хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итә, аларга бәхет-шатлык, тигезлек теләп, алдагы елларда да бергә булырбыз дигән нияттә кала.

Реклама
Теги: Борбаш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: