Хезмәт

Борчак ашы ашап, авырлы булган

Мәскәү шәһәрендә 14 яшьлек укучы кыз бала үзнеӊ авырлы икәнен баласын табар алдыннан гына белгән.

Кызыныӊ эче авыртуын әнисе аныӊ борчак ашы ашавы белән бәйләгән. Кыз бала эче авыруына иртән иртүк зарланган. Чакырылган «Ашыгыч ярдәм» машинасы табиблары, укучы кызныӊ авырлы икәнен әйткәч, үзе дә, әнисе дә ышанырга теләмәгәннәр.

Нәтиҗәдә, укучы 2100 грамм авырлыкта кыз бала таба, аныӊ әтисе кем икәнлеге хәзергә ачыкланмаган. Җәй көннәрендә кызныӊ дачада ял иткәндә җенси мөнәсәбәткә керүе ачыкланган, яӊа туган балага опекун итеп яшь «әби» - кызныӊ әнисе билгеләнгән, дип яза «Московский комсомолец» газетасы.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: