Хезмәт

Бозлы яңгыр, өермә

17нче июль кичендә күзәтелгән давыллы, яшенлы-бозлы яңгыр районыбызның күп кенә авылларына зыян салган.

Реклама

Кенәбаш авылында яшен сугу нәтиҗәсендә Р.Гыйльметдинова хуҗалыгындагы сарай янып беткән. Смәел, Шеңшеңәр, Ор, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне, Иске Торжа, Сәрдек авылларында электр чыбыклары өзелгән, трансформаторлар эштән чыккан. Нәтиҗәдә, халык утсыз калган. Нөнәгәр таллыгында давыл агачларны еккан. Шулай ук Нөнәгәрдә һәм Чутайда яшелчә бакчаларына зыян килгән, көчле боз кайбер хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларын бозган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: