Бу атнада 28 градуска кадәр җылытачак
Июнь ае буе диярлек һава торышы салкынча торды.
Республика Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу атнада +28 градуска кадәр җылыта, яңгырлар булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 29 июньдә, көндез кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал, һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.
Гидрометеоүзәк фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә яңгырлар көтелә, урыны белән яшен һәм көчле җил. Көндезге температура +22...+28 градус.
Якшәмбе көннәрендә Татарстан югары атмосфера басымы астында кала. Төнлә +5...+13 градус җылы булса, көндез +21...+28 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.
Мәгълүм булганча, Татарстанда июнь ае буе диярлек һава торышы салкынча торды. Кайбер көннәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 6–9 градуска кадәр төште. Төнлә кыраулар да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев