Хезмәт

«Бу ыгы-зыгыларга сөенергә генә кирәк», - ди Рамил Шакиров

«Редакция янындагы күперне сүткәнгә ике атна вакыт үтте инде. Бер хәрәкәт күренми, күпме өстәмә бензин ягып, кешеләр Балтачка әллә кайлардан әйләнеп йөрергә мәҗбүр.

Нормага кайту чып чын проблемага әйләнде. Я янәшәдән юл ясамадылар, я тизрәк эшләмиләр. Юкса, бүгенге заманда ике атнада эшен бетерерлек төзелеш бит бу. Ни өчен безнең төзүчеләргә генә бирмәделәр икән? Бәлки тизрәк эшләрләр иде...» - Бу арада редакциягә шушы эчтәлектәге моң-зарлар белән шалтыратучылар күбәйде. Урынлы моң-зарлар. Бик күпләрне борчый торган бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, без район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакировка мөрәҗәгать иттек.
- Үземә дә нәкъ шулай дип шалтыратучылар да, керүчеләр дә булды. Халык урынлы борчыла. Дөрестән дә, редакция янындагы күпер үзәкне Норма ягы зонасы белән бәйләүче төп хәрәкәт чыганагы. Авырлыклар килеп чыгасын белсәк тә, тәвәккәлләмичә дә булмый иде. Чөнки ул күпер 1963 елда төзелгән, аннан соң бернинди ремонт күрмәгән. Куркынычсызлык таләпләре, саклагычлар, киңлеге буенча да ул бүгенге хәрәкәткә, бүгенге заманга туры килми иде инде. Соңгы елларда гына да шул сәбәпле, күпме аварияләр булды. Бу күпернең республикадагы юллар ремонты программасына кертелүе бик вакытлы булды. Халыкка бу турыда алдан мәгълүмат җиткердек, кирәкле билгеләр, күрсәткеч такталар куйдык. Дөрес, кайбер җитешсезлекләр дә калган булып чыкты. Аларын тора-бара хәл иттек. Халыкка уңайлы булсын өчен, Арча АТПсы белән сөйләшеп, Норма - Кече Лызи маршрут автобусының хәрәкәтенә үзгәреш керттек. Карадуган ягыннан килгән автобус күпернең бу ягында пассажирлар йөртә, Норма ягыннан килгәне теге якта көтеп тора. Бер үк билет белән күчеп утырырга гына кирәк. Рәхмәт, шоферлар аңлашып, көйле генә эшләп киттеләр.
- Шул тирәдә генә вакытлыча юл төзү мөмкинлеге юк идемени соң?
- Без бу уңайдан күп вариантлар карадык. Бердән, күпер бик тар урынга урнашкан. Икенчедән, ул тирәдәге урамнар да искиткеч тар. Хәтта бер яклы хәрәкәт оештыру да анда яшәүчеләр өчен дә, транспорт йөртүчеләр өчен дә бик куркыныч булачак иде. Шунлыктан бүгенге вариантка тукталдык.
- Күперне ни өчен безнекеләр төземи? Бәлки алар тизрәк эшләр иде. Юкса унбиш көн үле тынлык булды бит.
- Читтән караучыларга гына үле тынлык кебек тоела ул. Бу көннәрдә дә күпмедер эш эшләнде. Чөнки, әлләни зур булмаса да, бу төзелеш шактый катлаулы лардан санала. Ни өченме? Беренчедән, Салкын чишмәдән килүче инеш кыенлык ясый - вакытлыча труба салырга туры килде. Икенчедән, күпернең, сул ягына районның бөтен элемтә линиясен берләштергән төп магистраль терәлеп тора, Балтачның үзәк су трассасы да шуннан үтә. Икенче ягына исә газ трассасы урнашкан. Кыскасы, аларның берсенә дә зыян китермичә, күперне киңәйтергә дә, заманча итеп эшләргә дә кирәк. Ә ни өчен безнекеләр эшләми дигәндә, һәр төрле төзелеш эшен, 100 мең сумнан артып китсә, без конкурс нигезендә оештырырга тиеш. Бу күперне төзүне Казанның «Волгодорстрой» оешмасы отты. Ул республикада билгеле, җитди оешма. Бүген алар субай кагуга керешә. Проекты, төзелеш графигы буенча күпер октябрьнең икенче яртысына әзер булырга тиеш. Бу коллективка аны 1 сентябрьгә өлгертү бурычы куелды.
- Хәзер үзәккә йөри торган әйләнгеч юллар, әйтик, хәрби комиссариат, мәктәп урамнары быел өр-яңадан асфальтланды. Болар әлеге күпер төзелешнең «ярдәмемме, әллә инде планлы эшләрме?
- Планлы эшләр. Моңа кадәр без чокыр-чакырлар ремонты белән шөгыльләнә идек, быел исә, аларны киметеп, тулысынча яңартуга өстенлек бирергә булдык. Районнарда яңа юллар фонды төзелү, аларга дәүләт программалары өстәлү шундый мөмкинлек бирде. Әлеге сез әйткән урамнардан тыш Фәйзи, Ахунов, «Искра», Мазһаров урамнары тәртипкә китерелде. Алар иң проблемалы, иң озын урамнар иде. Бүген шундый ук Нариман урамында эш башланды. Юллар ремонтлаганда су трассаларын да тәртипкә китерергә тырышабыз, чөнки Балтачның үзендә генә дә 30 километр су трассасы инде тузган. Яңа юлларны саклау өчен алдан-ала чара күрәбез диюем. Игътибар итсәгез, бүген юлларда, Балтач эчендә мондый ыгы-зыгылар шактый күп. Юлларны яктырту, канауларны үзгәртү, тротуарларны тәртипләү... - болар, билгеле, кешеләргә дә өстәмә мәшәкатьләр тудырадыр. Әмма, минемчә, бу ыгы-зыгыларга шатланырга гына кирәк. Яшибез бит әле, тормыш бара бит дияргә кирәк. Бер нәрсә дә эшләнмәсә, ыгы-зыгы да, проблемалар да булмас иде бит. Безнең максат Балтач үзәген халык иркенләп йөри, ял итә ала торган, тыныч үзәккә әйләндерү, мөмкин булганча, хәркәтне чикләү. Моңа әзерлек ун елга якын бара инде. Үзәктә иске биналар, шул исәптән, шәхси йортлар да сүтелде, күчерелде, яңартылды. Кешеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең абсолют күпчелеге безне аңлап кабул итте. «Радик», «Нур», «Бәхет», «Заман» кибетләр челтәрләре беренчеләрдән булып үз территорияләрен тәртипкә китерделәр. Бүгенге көндә «Арыш мае», «Алтей» даруханәсе, «Магнит» кибетләр челтәре хуҗалары белән сөйләшүләр бара. Бик күпләрне борчыган тротуарлар мәсьәләсен дә хәл итәргә, брусчаткалар җәяргә планлаштырабыз. Бу эш башланды инде, быел 100 процент эшләнеп бетә алмаса да, күп үзгәреш булачак. Әлегә машина кую урыннары проблемалы булып кала бирә. Аның да юллары, вариантлары эзләнә.
- Бәлки Балтач бистәсендә референдум нигезендә җыелган үзара салым акчасын да юллар, тротуарлар ремонтына тәгаенләргә кирәк булгандыр? Ни өчен нәкъ менә ял паркы?
- Ял паркын да бит халык ничә еллар буе сораган иде инде! Бик кирәк һәм дөрес карар дип саныйм мин. Ә шугалакка килгәндә, райондашлар кайгырмасын, «Балтач спорткомплексы» янәшәсендәге шугалакта уңайлыклар монысыннан күпкә зуррак. Машина кую урыннары иркен. Җылы киенү-чишенү бүлмәләре булу гына да ни тора! Кыскасы, бу үзгәреш-яңалыкларны аңлап кабул итсен иде райондашларыбыз. Бераз гына сабыр итсәк, бу ыгы-зыгыларның вакытлыча булуын аңларбыз һәм аның матур нәтиҗәләрен дә күрербез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әңгәмәдәш Гөлсинә Гарипова.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: