Будильник кәефкә йогынты ясый
Табиб моның серен аңлата.
Табиб- реабилитолог һәм телевидение алып баручысы Сергей Агапкин иртә белән кәефне күтәрү юлларын атый. Уянганнан соң кешенең хәле яхшы һәм күңеле тыныч булсын өчен нишләргә кирәклеген ул “Россия 1” каналындагы “О самом главном” программа эфирында сөйләде.
Агапкин билгеләп үткәнчә, йокларга дөрес позада ятарга кирәк. "Галимнәр тикшеренүләре буенча, оптималь поза— бу бер як кырыйга яту. (...) Ягъни тезләр бөкләнгән, куллар баш астында", — ди реабилитолог. Аның сүзләре буенча, бу поза тулы сулыш алырга мөмкинлек бирә.
Телевидение алып баручысы шулай ук иртән яхшы кәефтә булу өчен яктырткычлы будильник кулланырга киңәш итә. Ул хәбәр иткәнчә, бу прибор билгеләнгән вакытка кадәр 15-20 минут кала яктылык тарата башлый, шуның аркасында уяну җиңел һәм тынычрак була.
Йокларга өч-дүрт сәгать кала, җиңел генә кичке аш булырга тиеш, дип өсти Агапкин. "Әгәр дә кеше җиңел ашлар ашаса, мәсәлән, пешкән ит, эремчек, җиләк-җимеш, иртәнге алты-җиде сәгатьтә аның организмы җиңелчә ачыгып уяна, һәм бу аның гормональ системасының уянырга әзер булуына китерә. Кеше будильниксыз да уяна ала, чөнки ашыйсы килә башлый”, — дип аңлата ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев