Хезмәт

Булмас димә, дөнья бу

Шампунь алырга иелгәндә аның корсагындагы теккән урыны сүтелеп киткән дә, шул ярыктан эчке органнары тышка чыга башлаган. Коты алынган хатын аларны кулы белән тотып калырга өлгергән

Бөекбританиядә Мел Бремнер исемле хатын кесарева кисеме белән бала тапкач, биш көннән соң өендә душ керергә булган. Шампунь алырга иелгәндә аның корсагындагы теккән урыны сүтелеп киткән дә, шул ярыктан эчке органнары тышка чыга башлаган. Коты алынган хатын аларны кулы белән тотып калырга өлгергән. Кычкырган тавышына ире йөгереп кереп, хатынын күтәреп чыккан, корсак турын сөлге белән каплап, караватка утырткан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар кил­гәнче хатын шулай утырган. Бәхетенә, ул исән калган, дип яза Татарстан яшьләре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: