Бәйрәм уңаеннан хәрби комиссар котлавы
Хөрмәтле коры җир гаскәре ветераннары һәм хәзерге вакыттахезмәт итүче райондашларыбыз!!!
1 октябрь - Россиядә коры җир гаскәрләре көне. Коры җир гаскәрләре Армиянең иң төп өлешен алып тора. Россиянең патшасы Иван Грозный тарафыннан 1550 елнын 1 октябрендә иң беренче Армия төзү турында указ чыгарыла. Ә 2006 елдан 1 октябрь Президент Указы нигезендә коры җир гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә башлый. Шул уңайдан коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән, хәзерге вакыттта хәрби хезмәттә булган райондашларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйм. Сезгә һәм якыннырыгызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлык куанычларга күмелеп, бәйрәмнәрне тынычлыкта үткәрергә язсын!
Бәйрәм белән сезне хөрмәтле ир-егетләребез!
Изге теләкләр белән Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев