Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чапшарның үз җыры

2015 елда авылдашларыбызның зур тырышлыгы белән Чапшарыбызда яңа мәчет салынды. Аннары соң, клуб-мәктәп-бакча комплексы төзелде. Инде менә авылыбызга багышланган җырлы да булдык.

Кем икән соң ул, туган ягыбызны шундый данлап сүзләр язучы? Казан мазардан берәр шагыйрьгә әйткәннәрдер әле! Алай дисәң, менә дигән Алсу, Энҗе Габбасова кебек шагыйрәләребез бар бит! Әллә авылдан  яңа талантлар үсеп чыкканмы? Кем икән инде ул? Сүзләре генә дә ни тора бит, ничек инде шундый җылы, якын, матур иттереп, яратып язып була икән ул!?

«Балачакның ядькәрләрен төргән,
Хәтер йомгагым син, Чапшарым!»,
«Биттән сыйпап чәчләремне тарый,
Әрем исе килгән җилләрем!»,
«Баскан саен ярларыңнан типкән,
Чишмәләр иле син Чапшарым!»,
«Мондый җирне табалмамын,
Әйләнсәм дә бөтен җир шарын!».

Нормабаш кызы Салиха язган диләр,  булыр, булыр! Ул әкияти, серле авылны мин беләм бит. Урман эчендә диярлек утыра ул. Нормабашны чыгып әзрәк барсаң, юлның сул ягында чыршылар тезелеп тора. Сине күрсәләр, и шатланалар инде алар, тере кешеләр мени. Басып торып аралар да шикелле, берсе арса, икенчесе белән урыннарын алмаштыралар ахрысы. Әбәү бүре дә каршыга килә түгелме, әй, куаклар шулай күренә икән. Мин кечкенә чакта Нормабаш кызы әнием Рәфисә белән җәяүләп бу авылга кунакка бара идек. Анда шаян, шук  әнинең абыйсы Вәдүт абый бар иде. Ул мине «Хужы» дип атады. Мин тешем сызлаганда аңар «хужы» дип әйткәнмен икән. Кечкенә чагымда бу урыс сүзен каян белдем икән. Хәтә, кинодан ишеткәнмендер инде, әтием Әнәс киномеханик иде бит. Салиха Ханым кебек шундый матур авылда туып үссәң, шагыйрә генә түгел, әллә кемнәр булып бетәрсең шул! Алла бирса, әле киләчәктә дә  Дан җырлар  ул туган ягыбызга!

Моратхан абый безне гел сокландырып яшәде. Юк кына әйбердән дә ул кызык таба белә иде. Бер елны әни белән икәү кырда борчак чабабыз, борчак чалгыга чорнала, эссе, ардыра. Якында гына карыйбыз, покослар арасы шундый киң, комбайн чапкан шикелле, кап-кара җир күренә, ә комбайны юк. Кызыксынып барып карасам, комбайн дигәнем Моратхан абый булып чыкты. Аякларын киң итеп баскан да, зур чалгы белән шундый итеп селтәнә, ялтырап кара җир генә кала. Кул яулыгын башына каплаган, кызарган, үзе елмая.

Берәр әйбер сорап керсәң дә, Моратхан абый якты йөз белән каршы ала, әле кирәк булса, аңлатып та бирә иде. Минем бармаклырымны тотып, тальян гармунда аккорд бирергә дә өйрәтте ул, мин хәзер дә гармунда Моратхан абыйча уйныйм. Илханга әтисенең өр-яңа баян алып бирүе, ул үзе бер вакыйга булды. Сатып алырга хәзер дә баяннар бик кыйммәт йөри бит. Тора бара Илханнан нинди яхшы баянчы үсеп чыкты. Моратхан абый моны күп еллар элек күргән шул!

Илханга да, Салихага да зур рәхмәтләр әйтәсе килә, алар Чапшарга нинди матур, моңлы җыр бүләк иттеләр бит!

ЧАПШАРЫМ

Илхан Шакиров көе,
Салиха Гаязова сүзләре.

Җылы куйныңда иркәләнеп,
Назың тоеп үскән балаң мин.
Юк, китмимен урман кырларымнан,
Бөтенләйгә монда калам мин!

Балачакның ядькәрләрен төргән,
Хәтер йомгагым син, Чапшарым.
Мондый гүзәл җирне табалмамын,
Әйләнсәм дә бөтен җир шарын.

Биттән сыйпап чәчләремне тарый,
Әрем исе килгән җилләрең.
Тауларыңа менсәм сөеп карый, 
Зәңгәр күзле инеш, күлләрең.

Баскан саен ярларыңнан типкән,
Чишмәләр иле син, Чапшарым.
Мондый гүзәл җирне табалмамын,
Әйләнсәм дә бөтен җир шарын.

Иман йортың азан нуры суза,
Халкың тырыш, даның еракта.
Коштай очып кайткан һәр балаңны,
Иркәлисең алып кочакка.

Сандугачлар җырын көйгә салган,
Моңнар төбәге син Чапшарым.
Мондый гүзәл җирне табалмамын,
Әйләнсәм дә бөтен җир шарын.

Зөлфәт Хәйруллин

Бу мәкаләдә Татарстанның Балтач районы Чапшар авылына багышланган "Чапшарым" җыры турында бара. Бу жырның көен Илхан Шакиров, сүзләрен Салиха Гаязова язган. Алар икесе дә авылдашлар, Чапшар авылында яшиләр. Салиха Нормабаш авылыннан, Чапшар авылына килен булып төшкән.

Рәсемдә: Илхан Шакиров (сулда) артист, шоумен Әбри Хәбриев белән Чапшар авылы Сабан туенда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар авылы