Хезмәт

Чираттагы җиңүчебезне Казанга махсус барып бүләкләдек (+фото)

"Хезмәт" үз укучылары арасында бәйге-конкурсларны еш үткәрә. Хәзер исә алар сайтыбызда гына түгел, инстаграмда да үткәрелә башлады.

Конкурсның чираттагысы Сабантуй темасына багышланган иде.Җиңүче булып Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Түнтәр авылы кызы, "Сорнай" ансамбле солисты Сания Гыйләҗева танылды. Баш мөхәрриребез аны Казанга махсус барып бүләкләп кайтты.

Реклама

 - Без "Хезмәт" газетасын укып үскән буын, бүген дә аннан аерылмыйбыз. Газеттан тыш, истаграмда, ВКтагы төркеме белән дә даими танышып барабыз, конкурс-бәйгеләрдә катнашып, бәхетебезне дә сыныйбыз. Ә бәхет дигәнең бу юлы миңа елмайды. Рәхмәт мине зурлавыгыз өчен. Киләчәктә сезгә зур уңышлар телим, абунәчеләр саны кимемәсен, "Хезмәт" һәрчак районның йөзе булып калсын, - дигән изге теләкләрен ирештерде якташыбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: