Хезмәт

Чирмешән районында 13 яшьлек кыз батып үлгән

Чирмешән районы Шешминка авылында кайгы - 24 июньдә, Шешма елгасында авылның 13 яшьлек кызы батып үлгән.

Светлана Дорофеева су коенырга дус кызлары белән барган. Ул суга кереп, озак вакыт өскә калыкмый торгач, дус кызы телефоннан шалтыратып, әти-әниләрен ярдәмгә чакыра. Өлкәннәр килгәндә, кызганычка каршы, соң була инде. Бу урында елга да тирән түгел, ди. Күрәсең, кызны әйләнмә үзенә тартып алгандыр.

Кызның әти-әнисе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Реклама

Интертат.ру

Фото: http://vremechko.org/wp-content/uploads/2014/10/836a0a58119ec6d9ced69d6427959ef9_640_480_c.jpg

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: