Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чишмә төзекләндерү көтә

"Чишмә төзекләндерүгә дә берәр игелекле эшмәкәр алынса, җирле җитәкчеләр теләктәшлек күрсәтсә, бик яхшы булыр иде"

Балтач халкы нигездә суны чишмәдән ташып эчә. Кемгә кайсы чишмә суы күңеленә хуш, шуннан су ала. Тирә-юне чистартылган, төзекләндерелгән чишмәдән су алуы ук җанга рәхәт. Араларында әле ремонт сораганнары да юк түгел.

Кариле заправкасы артындагы Каенлык урамындагы чишмәдән җирле халык кына түгел, күрше авыл һәм Балтач халкы да су ала. Биредән беркайчан да машина өзелми. Чишмә язгы сулар белән ашалып, бүгенге көндә җимерелү хәлендә. Якын-тирәдә яшәүчеләр төзекләндерү эшләренә дип узган ел көздән акча да җыя башлаган булган. Хәзер инде җәйнең бер ае узып бара. Эш әле башланмаган килеш. Моның кадәр күләмле эшне халыктан җыелган акча белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел.

– Күптән түгел җирлегебездә миһебанлы иганәчеләр ярдәме белән Нурия апага яңа мунча салып бирделәр. Күмәк көч тау күчерә, ди бит халык мәкале. Чишмә төзекләндерүгә дә берәр игелекле эшмәкәр алынса, җирле җитәкчеләр теләктәшлек күрсәтсә, бик яхшы булыр иде, – ди биредә яшәүчеләр.

Чишмә янына берничә плитә дә китерелгән инде. Эшләргә дип ризалык бирүче егетләр дә бар. Акча туплап, эшне оештырып җибәрү генә кирәк. Быел ничек тә төзекләндерәсе иде, дигән өмет белән яши Кариле халкы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә