Хезмәт

Чисталыкка йөз белән

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 1нче апрельдән 1нче июньгә кадәр районда чисталык икеайлыгы игълан ителде.

Айлык барышында, махсус комиссия тарафыннан, елдагыча авыл саен рейдлар уздырылачак, җирлекләрдәге санитар-чисталыкның торышы тикшереләчәк, төзекләндерү-яшелләндерү эшләренең ни дәрәҗәдә башкарылуы исәпкә алыначак. Шулай ук комиссия зиратлардагы тәртипкә, урамнарның яктыртылуына, юлларның һәм тротуарларның төзеклегенә дә игътибар итәчәк. Беркемгә дә газета битләрендә күренеп, кызарырга туры килмәсен иде. Шушы көннәрдә комиссия үзенең беренче утырышын үткәрде, бурычлар билгеләнде.
Халык мөрәҗәгатьләрен кабул итү буенча «Кайнар линия» булдырылды. Телефон номеры: 2-51-34.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: