Хезмәт

Чүп җыю турында

«Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе», күпсанлы сорауларга нигезләнеп, Балтач бистәсенең А.Алиш, Некрасов, К.Насыйри, Космонавтлар, Тынычлык, 1нче Май, 8нче Март, С.Сәйдәшев, Курченко, Лесная, Х.Туфан, Энергетиклар урамнарында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

Реклама

20нче апрельдән башлап урамнардагы көнкүреш калдыклары салына торган чүп контейнерлары алына, һәр хуҗалык үз территориясендәге чүпне капчык яки тартмаларга салып тапшыра башлаячак. Чүп һәр атнада җомга көнне (көн дәвамында) җыела. Гражданнарның шушы көндә барлык төр чүпләрне дә таралып китмәслек итеп бәйләп яки тутырып капка төпләренә чыгарып куюлары сорала. Шулай ук күләмле чүп-чарны ташлау өчен трактор арбасы куюларын да сорау мөмкинлеге бар (бәясе 450 сум). Моның өчен 2-52-45 телефон номерына шалтыратырга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: