Хезмәт

Чыңгыз Айтматовның бабасы Бөрбаш зиратына җирләнгән

Районыбызда борынгы, тарихи экспонатлар, җирләр аз түгел. Шуның берсе Бөрбаш авылында саклана.

СССРның халык язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә карчык ягыннан иң борынгы бабасы Туктаргали 1675 елда шушы авыл зиратына җирләнгән. Әлеге каберлекне бөрбашлылар саклап, чистартып тора, шулай итеп үзләренең хөрмәтләрен күрсәтәләр. Чыңгыз Айтматовның иҗатына булган хөрмәтне мәңгеләштерү максатыннан Бөрбашның яшьләр урамына язучының исеме бирелгән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: