Хезмәт

«Дилбәр чишмәсе»

Һәр авыл үзенең яшәү рәвеше, үзенең үзенчәлекләре белән аерылып тора. Менә безнең Кили авылы халкы да эш сөючәнлеге, тырышлыгы белән мактаулы.

Реклама

Хәзерге заманда авылларда күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр югалып бара. Ә без исә, Нариман урамында яшәүчеләр, якын туганнардай йөрешеп, аралашып, дус-тату гомер кичерәбез. Авылдашларның шулай бердәм булып, авылның чын үз йөзен саклап, тормыш алып баруларына ихластан сөенәмен. Мәсәлән, урамыбызның күркәм кешеләре, үрнәк шәхесләре булган Гүзәлия һәм Шамил Сабировлар турында гына да никадәр җылы фикерләр әйтеп була. Әлеге гаилә әгъзаларының башкарган эш-гамәлләре авылыбызның йөз аклыгы булып халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Алар агымдагы елның җәй башында авылыбыздагы ташландык хәлдә булган бер чишмәне төзекләндереп, тирә-ягын матурлап куйдылар. Гүзәлия ханымның әнисе абыстай Дилбәр апа хөрмәтенә «Дилбәр чишмәсе» дип аталучы бу табигый байлык үзенә җәлеп итә торган, профнастилдан эшләнгән матур өйле булды. Аның эченә Шамил әфәнде улы Рүзил белән өстәл, утыргычлар ясап, ял итеп китү мөмкинлеге дә тудырды. Гүзәлия ханым исә сусаганнар татлы чишмә суыннан авыз итсен дип, чокырлар куйды.
Тау итәгендә гүзәл табигатьле урында урнашкангамы, бу чишмәнең үзенә тартып торучы бер сихри көче бар дисәм, һич арттыру булмас. Чөнки авыл җирлегендәге чишмә суларына тикшерү уздырганда, арада иң сафы, чистасы, йомшагы дип Дилбәр чишмәсенең суы табылды. Аның тагын бер үзенчәлеге, мөгаен, чишмәнең кыйблага карап урнашуындадыр... Әйе, табигать - мәрхәмәтле Җир-Ана бит ул: тормыш бүләк итә, ашата, эчәр суын бирә, сихәтләндерү чараларын кызганмый. Дилбәр чишмәсенең суы да тәнгә сихәт, җанга дәва бирү сәләтенә ия.
Бүгенге көндә шушындый мәртәбәле олы табигый байлыгыбызны торгызуга үзләренең хәләл көчләрен кертеп, изге гамәл башкарган Сабировларга һәм һәрчак ил-көнгә хәер теләген ирештереп догада торучы Дилбәр абыстайга авылдашларыбыз мәңге рәхмәтле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: