Хезмәт

«Дуслык учагы»н кабат кабыздык

ТАТАРСТАН, МАРИ ИЛЕ РЕСПУБЛИКАЛАРЫ, КИРОВ ӨЛКӘСЕ РАЙОННАРЫ БАЛАЛАРЫ ЕЛ ДА КАБЫЗА ТОРГАН «ДУСЛЫК УЧАГЫ»НЫҢ БЫЕЛГЫСЫ БЕЗНЕҢ РАЙОНДА КАБЫНУЫНА БЕЗ ЧИКСЕЗ ШАТ.

БУ БЕРДӘМЛЕК ЕЛЛАР БУЕ ДӘВАМ ИТӘР, БАЛАЛАРЫБЫЗ АРАСЫНДАГЫ ДУСЛЫК БЕЗ ӨЛКӘННӘРНЕ ДӘ ТАГЫН ДА ЗУРРАК ЭШЛӘРГӘ, ЯҢА УҢЫШЛАРГА РУХЛАНДЫРЫП ТОРЫР. ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ!
РАМИЛ НОТФУЛЛИН, БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
Бүген 49нчы тапкыр «Дуслык учагы»н кабыздылар. Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Татарстан Республикалары балаларының уртак балачак бәйрәменә әверелгән бу чара быел Балтач җирлегендә үтә.
Ярты гасыр элек башланган дуслык торган саен ныгый, республика һәм өлкәара икътисадый, политик мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Балалар кулы белән торгызылган «Дуслык учагы» өч республика балаларын тигез дәрәҗәдә җылыта, аларны берләштерә.
1966нчы елда Киров өлкәсенең Ральник авылында үткән беренче «Дуслык учагы»ның инициаторы Чепья урта мәктәбенең пионервожатые Фәрт Гыйльманов булуын онытырга ярамый. Димәк, беренче учакны безнеке дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Нарат, каен, юкә агачлары белән әйләндереп алынган аланда үткән тәүге слетта укучылар бер-берләре белән танышып, үзара сувенирлар алыша, спорт чараларында көч сынаша, үзешчән сәнгать конкурсында катнаша.
Икенче слет Чепья җирлегендә үтә. Бу учак күпләр күңеленә Фәрт Гыйльманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән истә кала.
Өченче учакны Мари Иле Республикасының Арбор авылында кабызалар. Ул МАССРның 50 еллыгына багышланып, «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» девизы астында үтә.
Инде менә 50 елга якын меңләгән бала, укытучылар, өч республика халкы күңелендә дуслык җепләре ныгый. Балалар дуслыгы өлкәннәрдә дәвам итә. «Дуслык учагы»нда катнашучы балаларның шат йөзләрен күреп, ирексездән дөнья мәшәкатьләре онытыла, проблемалар юкка чыккандай була.
Быелгы слет исә балалар берләшмәләренең - 90, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланды. Укучылар «Яхшылык планетасы» дип исемләнгән мәдәни иҗади эшчәнлектә үз көчләрен сынады, «Дуслык Олимпиадасы»нда катнашты.
Чара елдан-ел камилләшеп, төрле эш формалары белән баетыла. Әмма дуслык кына үзгәрешсез кала. Хәер, анысы да нәни күңелләрдә дөрләп яна. Шулай гына булсын. Дуслык учагы мәңге сүнмәсен. «Дуслык», «Эшъяськон», «Дружба», «Кельшымаш» сүзләре һәрчак горур яңгырасын.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: