Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эш сөйгәнне ил сөйгән

Котлыйбыз!

Районыбыз үзенең тырыш халкы белән мактала. Тимирязев исемендәге хуҗалыкның комбайнчысы Илфат Әсхадуллин шикелле хезмәт кешеләре турында «таш өстендә гөлләр үстерердәй», дип юкка гына әйтмиләр.

Хезмәт юлын ул туган колхозында 1982 елда, Норма профтехучилищесында укыганда комбайн ярдәмчесе булып башлый, икенче елында «Нива»га утыра, соңрак «ДОН-1500» комбайннарында эшли. Менә 16 елын ул үзенә тапшырылган «Тукано-430» комбайны белән урып-җыюда катнаша. Эш дәверендә Республикада өч тапкыр иң яхшы комбайнчылар исемлегенә кертелде, районда беренче урынга чыкканнары да дистәдән артык.

Быел ярдәмчесе Норма мәктәбе укучысы Эльвир Хәбибрахманов белән 41нче уракта катнаша. Нәтиҗәләре дә сөендерерлек, бүгенге көнгә алар районда иң күп ашлык суктыручылар исемлеген әйдәп баралар.

Эшләрегез һәрчак шулай уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев