Хезмәт

Эш күләме — зур, вакыт — санаулы

Юлларның төзеклегенә карата беркем дә битараф кала алмый. Транспорт саны елдан-ел арткан заманда тигез, асфальт түшәлгән юлларга ихтыяҗ да арта. Сүзебез юллар хакында.

Реклама

Язга керү, кардан ачылу белән юллар зур игътибар сорый башлый. Юлларны төзекләндерүгә, бигрәк тә чокыр-чакырларны ямау эшенә кагылышлы сорауларның бер өлеше белән «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясовка мөрәҗәгать иттек.
- Республика хөкүмәте соңгы елларда яңа юллар төзүгә, асфальт юлы булмаган авылларны үзәккә тоташтыруга зур игътибар бирә башлады. Мәсәлән, безнең оешма гына да соңгы 3-4 елда эш күләмен бермә-бер арттырып үтәп килә. 2009нчы елда 150 миллион сумлык эш башкарылган булса, 2010нчыда - 250 миллион, ә 2011дә 365 миллион сумлык нәтиҗәгә ирештек. Агымдагы елда да 400 миллион сумлык күләмдә эш башкарырга тиешбез. Әлеге республика бюджетыннан бүленгән сумма Балтачтан кала Мамадыш, Саба, Кукмара, Арча районнары юллары төзеклеген тәэмин итүгә дә каралган, - дип сүз башлады Рашит Мәгъсүмович.
Чираттагы районыбыз юллары төзеклегенә, сезон ачылуга карата сорауга исә түбәндәгечә җавап бирде:
- Мәсәлән, былтыр, ягъни 2011нче елда районыбызда 11 мең квадрат метр мәйдан юл төзекләндерелде. Ләкин шунысын әйтергә кирәк, яшерен-батырын түгел, төп, магистраль юллар һәм авыл юлларының күпчелеге хакында мактанып әйтеп булмый. Асфальт юл 10 елга кадәр хезмәт итәргә тиеш, дип каралса да, араларында 16 ел дәвамында да төзекләндерү күрмәгән, үзенең сыйфатын югалтмаганнары һәм 10 ел булмастан сафтан чыкканнарын да очратырга була. Тагын шунысы бар: нормативлар нигезендә, районда ел саен бер сезонга 28 чакрым юл ремонтланырга тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, финанс чыгымнары белән бәйле рәвештә, без аның 5 кенә чакрым өлешен төзекләндерүгә ирешеп калабыз. Шул сәбәпле, төзекләндерүгә мохтаҗ юлларның озынлыгы елдан-ел арта бара.
Ә быелгы эшләргә килгәндә, апрельнең беренче атнасыннан юлларны ямау, тигезләү эшенә керешеп киттек. Һава торышы әйбәт кенә торганда ремонтлау эшләрен 25нче апрельгә төгәлләргә тырышабыз. Моның өчен булган барлык техниканы әзерләдек, механизаторларыбыз тырыш, техниканың кадерен белеп эшләүче егетләр. 2012нче елда гына да15 миллион сумлык яңа техника да сатып алынды, гомумән, соңгы елларда техниканы яңарту өстендә нәтиҗәле эш башкардык. Эш күләме - зур, вакытыбыз - санаулы, шуңа барысына да өлгерергә кирәк. Юлчыларның эше асфальт җәю белән генә чикләнми бит, хезмәткәрләр юл билгеләрен һәрдаим күзәтеп торалар, юл кырыйларын тәртипкә китерәләр, буяу, торбалар, күперләр ремонтлау кебек башка бик күп хезмәтләр дә алар вазыйфасына керә, - дип төгәлләде үз сүзен җитәкче.
Ә йортлар янындагы һәм ишегалларындагы юллар иминлеге турындагы сорауга Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурия Зарипова җавап тотып: «1нче апрельдән 1нче июньгә кадәрге чорда районда чисталык һәм төзекләндерү икеайлы-гы бара. Шул вакыт эчендә махсус комиссиянең тикшерүе һәм чыгарган карарлары буенча урам һәм күпкатлы йортлар янындагы территорияләрдә, тыкрыкларда, халык күп йөри торган урыннардагы юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак. Күпчелек эшләрне Җиңү бәйрәменә төгәлләргә уйлыйбыз» дип, аңлатма биреп үтте.
Тормышыбызның бер өлеше юлларда үткәнгә, юллар хакында битараф калып, фикер йөртеп булмый. Аның төзеклегенә хөкүмәт җаваплы булса да, иминлеге үзебездән тора бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: