Реклама
24нче февраль көнне Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә «Район сәнәгатендә эшмәкәрлек, фермер һәм крестьян хуҗалыклары: Үсеш юллары. Бизнес проектларда дәүләт ярдәме» дигән исем астында район эшмәкәрләренең, фермер һәм крестьян хуҗалыкларының конференциясе үткәреләчәк.
Биредә Татарстан Республикасының инвестицияле үсеш Агентлыгы, фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, «Стандартпродмаш-Сервис» компаниясе, кластер үсеш үзәге оештырган презентацияләр булачак. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, шушы өлкә белән кызыксынучы райондашларыбызны эшлекле киңәшмәгә көтеп калабыз.
Район башкарма комитеты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз