Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшләре халык күңелен яулый — 2

Яңадан быел безнең планга Шушма буе паркын Комсомол урамына таба озынайту да кергән.

– Быелга планлаштырылган эшләрегез белән дә таныштырып үтсәгезче?

– Бүгенге көндә Бөрбаш авылында эшлибез. Авылга кергәндә ярны ныгытып, төзекләндерү, матурайту эшләрен башкарабыз. Шулай ук анда матурлык өчен кечкенә генә плотина да ясаячакбыз. Яңгул авылында да плотина ясау эшләре башкарыла. Анда элеккеге, елга аша чыга торган юл бар иде, без шуны сүтеп, шунда плотина ясыйбыз. Бүгенге көндә Арча районы Шекә авылында плотина төзү бара. Быел без махсус дәүләт программасы нигезендә Сосна һәм Борнак авылларында өйләр төзергә керештек. Сосна авылындагысының инде стенасы өелә башлады, ә Борнакта әлегә фундамент эшләнгән килеш.

Яңадан быел безнең планга Шушма буе паркын Комсомол урамына таба озынайту да кергән. Шунысы бик шатландыра, без ясаган паркларда халык яратып йөри. Үзең эшләгән эшне халык яратып кабул иткәнне күрү эшеңә зур бәя бирелүен раслый.

– Хәниф Нәкыйпович, үзегез җитәкли торган коллектив белән дә таныштырып үтегезче.

– Безнең коллективта бүгенге көндә кырыкка якын кеше эшли һәм шуның күпчелеге ул техникада эшләүчеләр. Коллективыбыз бердәм, һәрвакытта да бригада белән бергә йөреп эшлиләр. Безнең плотиналар төзи торган техникалар белән аерым бригада, сугаруга торбалар ябыштыруда тагын бер бригада хезмәт куя, чишмәләр ясау белән икенче бригадабыз шөгыльләнә, парк-лар төзүгә дә аерым кешеләр билгеләнгән. Узган елда эретеп ябыштыру эшләре бик күп иде һәм аларны эретеп ябыштыручылар бригадасы башкарып чыкты. Барлык юнәлешләр буенча прораблар да бүленгән, алар һәркайсы үз эшләрен белеп башкаралар. Шушы урында оешмабызның алдынгы эшчеләрен атап үтәсем килә: прораблар Хәлим Бариев, Ришат Гайнетдинов, Алмаз Хәйруллин, механизаторлар Олег Пчельников, Александр Тихонов, Рүзәл Габдрахманов, Ранил Җәләлетдинов, Рашит Шәйхетдинов, шоферлар Радик Иванов, Рашат Газизов, эретеп ябыштыручылар Андрей Шишкин, Ильяс Сәетов, Ришат Гыйльманов, Рәмис Галимов, Ринат Гыйләҗев, полиэтилен торба ябыштыручы Рафил Мөхәммәтшин, хезмәткәрләр Ринат Ганиев һәм Ранил Ганиев.

– Бәйрәм уңаеннан коллективыгызга әйтер теләкләрегез?

– Татарстанда мелиорация оешуга 100 еллык юбилей уңаеннан узган атнаның җомгасында бик матур бәйрәм чарасында катнашып кайттык. Безнең коллективтан да алдынгылар катнашып, Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгына тракторчы Раушан Габбасов, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатына бульдозерда эшләүче Рафис Хәйруллин, ТРның Экология министрының Рәхмәт хатына экскаваторчы Азат Гарифуллин лаек булдылар.

Бәйрәм уңаеннан коллективыбызны чын күңелдән котлыйм. Аларның барчасына сәламәтлек, тынычлык, гаиләләренә тигезлек, балалар хәсрәте күрмичә, бердәм булып, һәрчак шулай матур һәм нәтиҗәле итеп яшәргә һәм эшләргә язсын.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылында эшлибез.