Хезмәт

Фаҗига булганны көтмик

Балтачның Булатова һәм Нәҗми урамнары кисешкән җирдә җәяүлеләр өчен махсус тротуар бар. Тик биредә бернинди җәяүле юлы да (пешеходный переход), махсус юл билгеләре дә юк.

Ә бит әлеге юлдан көн дә ничәмә-ничә бала Балтач урта мәктәбенә юл тота, ә укудан соң яңадан кире өйләренә кайталар. Бу юлдан бер генә булса да үткән кеше юлның чыннан да бик куркыныч булуын белә. Балаларыбызны сак йөрегез дип күпме кисәтсәң дә, балалык шуклыгы белән берәр фаҗига килеп чыкмас дип берәү дә ышандыра алмый. Бирегә махсус юл билгеләре кую мәсьәләсе күтәрелсә иде, шулай ук хөрмәтле шоферлар да биредә игътибарлы булса иде.


 

Фото: автор

Реклама
Теги: фаҗига
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: