Фәргать Мөхәммәтҗанов: “Бүген ерак юлга чыгып китәр идем”
“Бүген ерак юлга чыгып китәр идем”, - ди заманында элекке СССРны гизгән Фәргать Мөхәммәтҗанов
Елның-елында шоферларның һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә күңелемнән: “Хәзер инде бөтен кеше дә шофер, һөнәр булудан туктап, ул инде гадәти бер мәҗбүрияткә, яшәешкә әйләнде бугай”, – дип куям.
Тракторчылардан бер башка өстен, чоры белән бик тә дәрәҗәле чаклары булса да, алар үткәндә калды кебек. Тик, килешәсездер, үзенә кирәктә руль артына утырганнар белән бар гомерен диярлек юлда үткәргәннәр арасында, бу һөнәрне сайлап, аңа тугры калганнар арасында аерма бик зур. Быел җәй көне “Яңа тормыш” хуҗалыгында булганда, 63 яшендә дә шофер булып эшләүче Сәлихҗан абый Сабирҗанов: “Үземә – 63, машинама 40 яшь, кырык ел буе бергә без, ничек ташлыйм инде, буявы да кырылмасын дип карап, саклап кына тотам”, – дип шаккатырган иде.
Иске Салавыч егете, дистә еллар ерак юлдан кайтып кермәгән Фәргать Мөхәммәтҗанов исә: “Бер авырсынып йөрмәдем. Ерак юлга йөрергә ярата идем. Әле дә ул чакларны сагынам, бүген чыгып китәр идем”, – дип гаҗәпләндерә.
Утыз еллап шофер булып эшләп, элекке СССРны аркылыга буйга гизгән шофер ул. Әллә ничәшәр тәүлек юлда йөрергә, салкын кабинада йоклап, кайда өйдән алган термос ашавы, кайда үзләре көйләгән җайланмаларда пешереп, ачлы-туклы диярлек йөрергә туры килгән. Әле бит барган җирдә сине көтеп торган кеше юк, өстәвенә, Фәргать тәэминатчысыз, бер үзем йөрергә ярата идем ди, шуңа күрә товарын да рәсмиләштерергә кирәк, бартер чоры да, дефицитлар чоры да булды, әмма буш кул белән кайтырга ярамады. Әле юлларда рэкет чәчәк аткан еллар да бар иде, товарны да сакларга, үзең дә исән-сау калырга кирәк...
– Андый хәлләргә очраучылар булды, шөкер, миңа туры килмәде. Иң ерак барган урыным Грузия булгандыр, әмма иң күп йөреп кайтканы Украина булды, – дип искә ала ул бүген. – Өйдән чыгып киткәнгә 23 көн дигәндә әйләнеп кайтым. Бик озак көтеп торырга туры килде. Кәрәзле телефоннар заманы түгел, өйдәгеләргә бер хәбәр дә биреп булмый. Ул чакта инде гаиләле, олы улыбыз туган иде. Йөкне төягәч, андагылардан ялынып диярлек бер шалтыратуга рөхсәт алдым. “Сельхозтехника”да эшләгән чак иде. Автотранспортның ул чактагы начальнигы Мулланур Миннебаевка шалтыраттым, өйдәгеләргә исән-сау дип хәбәр җибәрегез әле дидем...
Ә тагын берсендә, 1989 елның августында, өч көн эче авыртып йөрсә дә, район табиблары җитди авыру тапмый, егет шул килеш Казанга чыгып китә. “Эшемне бетереп килгәндә, көчле приступ булды. “Сукыр” эчәгесе икәнен чамаладым. КамАЗга утырдым да, чаптым... Компрессорныйга төшкәч, авылдашым мәрхүм Фәнил Сәйфетдиновны утырттым. “Энем, андый-мондый аңымны югалтып егылсам, менә монысы тормоз, монысы муфта, туктатырсың, – дидем. – Ялтра турысыннан басу юлыннан туры больницага төштек. Фәнил скорыйга йөгерде. Аннан инде мине носилка белән алып керделәр. “Сукыр” эчәк шартлаган, әмма үлек эчкә таралмаган иде”...
Соңгы ун елны инде Фәргать Илдар Галиуллинның шәхси оешмасында шофер булып эшли. Берүзенә ике машина булса да, хәзер инде Чаллы, Казаннан ерак киткән юк ди ул. “Теге чордагы кебек запас частьларны бөтен ил буйлап эзләп алып кайтасы түгел, барысын китереп бирәләр. Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр, иске машина белән йөртмәделәр, 3-4 ел эшләүгә, яңа машинага утырдым, бәлки шуңа да юлда йөрүдән туймаганмындыр”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев