Хезмәт

Гади генә кебек...

Күптән түгел күрше әбиебез мәңгелек сәфәргә кузгалды. Унбиш көн эчендә ике инсульт кичерде дә китеп барды.

Беренче инсульт булгач, аны Арчага – махсус бүлеккә дәваланырга салдылар. Кызы Асия, киленнәре Фәйрүзә, Гөлфинур чиратлап сакласа да, үзе белән бергә яши торган килене Фәйрүзәгә күбрәк туры килде.

–Аңа без түгел, Фәйрүзә генә кирәк булды, – дип көлә кызы Асия. – Үзе: “Һай, бу бала алҗып бетә инде”, – ди дә тагын Фәйрүзәне сорый. Нишләтәсе булса да Фәйрүзә кирәк, аны көтә. Күтәрәсе-төшерәсе булганда, без генә тотсак ярамыймыни соң дигәч, “Аның кулы йомшаграк”, – диде...

Юкса, Фәйрүзә дә, нәкъ Асия кебек, дистә еллар фермада эшли. Гөлфинур да “ручка тотып кына” утырмый. Өстәвенә, барысы да өйләрендә күп итеп мал-туар асрыйлар. Икешәр-өчәр сыер, абзар тутырып мал асрап көн күргән авыл хатыннарының кулы бер чама була диюем. Гадәттә әниләр өчен кызлар якынрак була, авырып-сырхап киткәндә дә аларга күбрәк ышаналар, аларга таяналар... Әниле-кызлы кебек яшәгән төп йорт киленнәре искәрмә, димәк. Фәйрүзәгә килгәндә, алар, дөрестән дә, бик килешеп, аңлашып яшәделәр.

Сиксәнне үткән Маһиназ апа болай да гомер буе аз сүзле, үз алдына карап йөри, карап эшли торган кеше булды. Башта да бер колагы ныграк булган (бәлки шул сәбәпле кешеләр белән аралашудан читләшкәндер, яшь чакта бергә эшләп, аралашып яшәсәләр дә, әни янына да соңгы елларда сирәк керә иде) әбиебезнең олыгайган саен ишетүе начарланды. Ул күп вакытын өйдә, балалары, оныклары белән үткәрде, шулар белән генә диярлек аралашты. Ни хикмәт: башка кешеләрнең ни әйткәнен аңламаса да, Маһиназ апа аларны ишетә иде.

Быел җәйге сирәк эссе көннәрнең берсендә аларга көтү чираты туры килде. Фәйрүзә балалар белән көтүдә, ире Разит кырда эштә. Көтү көне булса да, бозауларын арканлаган булганнар икән. Тау башында “кайтам” дип, өйләренә карап тыпырчынып торган бозауларын жәлләп, Маһиназ апа янына кердем. “Алып төшеп биримме?” – дим. Берничә кабат әйтсәм дә, күзен тутырып  карап тора:

Реклама

–Мин сине аңламыйм шул, – ди.

Кычкырыбрак та, әкрен дә, колагына гына да әйтеп карыйм, юк, аңламый.

–Мин Фәйрүзә, кызлар (өйдәге оныклары Зөһрә белән Ләйсән – Г.Х.) әйткәнне генә ишетәм, – ди әбием. – Теге кечкенә малайны да аңлыйм (җиде яшьлек оныгы Раязны әйтүе)...

Тәки аңламады. Ишарәләп, тау башларына күрсәтә-күрсәтә, көчкә аңлаттым.

Мин шуларны сөйләгәч, Асия әйтә: “Әй, Арчада хастаханәдә дә шаккаттылар инде безгә. Сез кычкырасыз да кычкырасыз, барыбыер аңламый, Фәйрүзә әкрен генә әйтә – ишетә дип”...

Гади генә бу әйберләргә, миңа калса, бик тә тирән мәгънә сыйган...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: