Хезмәт

«Гаиләнең ныклыгы — үзебезнең кулларда»

Борынгылар «гаилә - ул тормыш нигезе» дигән гыйбарә белән яшәгән.

Чыннан да, ир белән хатын тормыш башлап җибәргән көннән үк гаилә учагы кабынып китә. Гаилә нигезенең нык булуы да ир белән хатын арасындагы яхшы мөгамәләдән тора. Гаиләдә бер-береңә карата ихтирам, мәхәббәт, хөрмәт хисе булып, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләр, йолалар сакланып килгән гаиләнең учагы да җылы, кайнар була. Димәк, бу гаиләдә туачак сабыйның киләчәге дә матур булачак. Бала тугач, бу гаилә - чын тату гаиләгә әйләнә. Бала - гаиләгә зур куанычлар, иксез-чиксез шатлыклар алып килә, гаиләгә ямь өсти, икенче сулыш өрә. Гаиләнең ныклылыгы һәм татулыгы да әти-әни кулында.
Бала начарлыкка да, яхшылыкка да үз гаиләсендә өйрәнә. Әти-әни яман гадәтләр белән дус булса, бала да бу гадәтләрне күреп үсә һәм шуларга охшарга тырыша. Соңыннан, әти-әни «каян килә икән бу тәртипсез балалар?» дигән сорауга җавап эзли. Ә җавабы гади: бала - әти-әнинең көзгесе, кабатлаучысы. Ләкин буыннан-буынга яшәп килгән матур гореф-гадәтләрне бүгенге көнгә кадәр саклап килгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган гаиләләр дә бихисап. Шундый гаиләләргә 2 нче номерлы балалар бакчасында йөрүче балаларның гаиләләрен кертеп булыр иде. Бу - Җәләловлар, Юнысовлар, Мөхәмәтгалиевлар, Әхмәдуллиннар, Зариповлар, Шакировлар, Нуриевлар, Шәйхетдиновлар, Газыймовлар, Заһидуллинар, Камалиевлар, Усмановлар, Шәйхиевлар, Шәфыйковларның гаиләләре. Әле бик күп гаиләләрне санап китеп булыр иде, чөнки һәр гаиләгә үзенә күрә бер үзенчәлек хас.
Безнең балалар бакчасы һәрдаим әти-әниләр белән бик тыгыз элемтәдә тора.
Әти-әниләр белән эш планыннан чыгып, әти-әниләр, өлкән буын вәкилләре өчен төрле күңел ачулар, бәйрәмнәр, кичәләр гөрләп уздырыла. Кайсы гына бәйрәмне алсаң да, әти-әниләрнең булышлыгы күренеп тора. Аеруча балаларның һәм әти-әниләрнең яраткан бәйрәмнәре булып Сабантуй, Яңа ел, 8 март, Ватанны саклаучылар көне, төрле спартакиадалар, табигать кочагына экскурсияләр санала. Барлык бәйрәмнәрдә дә әти-әниләр бик актив, һәр уенга бик теләп катнашалар, балаларының уңышларына сөенеп утыралар. Мондый күңел ачулардан соң әти-әни үзенең баласына тагын да якыная, ике арада җылы мөнәсәбәт урнаша. Әти-әни газиз баласының яңа сәләтләрен, яңа мөмкинчелекләрен ача, аның алга таба булган үсешен күрә. Ә бала үзен әти-әнисенә гел яхшы яктан гына күрсәтергә, аларны сөендерергә омтыла. Бәйрәмнәр вакытында гаиләләрнең бер-берсе белән аралашу нәтиҗәсендә дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Шундый матур күркәм бәйрәмнәрдә гаилә тагын да ныгый һәм татулана.
Балалар безнең гаилә учагына яшәү яме һәм дәрте өсти. Әти-әниләр бу учакны беркайчан да сүндермәсеннәр иде. Һәр кеше үз гаиләсенә сыена, аннан җылылык эзли. Әти-әнинең бурычы, үз чиратында, йөрәгебездә булган җылылыкны үзебезнең яраткан балаларга бирү һәм аларны өзелеп ярату.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: