Хезмәт

Гали Гамбәрович: Бүген бездән сез нәрсә белән шөгыльләнәсез дип түгел, нәрсәне эшләмисез дип сорау урынлырак.

- Гали Гамбәрович, сез почта системасында 1998 елдан бирле эшлисез. Чагыштырып карасак, ул еллар белән бүгенге арасында никадәр үзгәреш бар?

- Үзгәреш һәр системада бардыр инде ул, бездә дә теге чакта күз алдына килмәгән күп эшләр, юнәлешләр гадәтигә, тормыш ритмына, режимына әйләнде.
Элек почтаның төп вазифасы газета-журналларга яздыру, өйләргә илтеп бирү, хат-пенсия-посылкалар өләшү белән бәйле булса, хәзер безнең хезмәткәрләр башкарган эшләрне санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк.

Бүген бездән сез нәрсә белән шөгыльләнәсез дип түгел, нәрсәне эшләмисез дип сорау урынлырак булыр кебек. Кешеләр өчен күп уңайлыклар тудырган яңалыклардан башлыйм әле. Соңгы елларда Балтачта гына түгел, авыллардагы элемтә бүлекчәләрендә дә поезд-самолетларга билетлар алып була. Казанга димим, Балтачка да барып йөрисе юк. Бәясе дә шул ук, кире кайтару тәртибе дә. Райондашларыбыз аның уңайлыгын аңлады инде.

Моннан тыш 15 минут-берничә сәгать эчендә җир читенә барып җитәргә сәләтле "Форсаж" акча күчерү ысулын үз итүчеләр дә артты.
Шулай ук ГАИ түләүләре, коммуналь чыгымнар өчен түләүләр, кредитлар... - барысын да безнең аша эшләп була. Алдагы икесе көне-сәгате белән әлеге оешмалар хисабына күчерелә, чөнки безнең бөтен кассалар автомат системага көйләнгән, авылларда бүлекчәләр дә үзәкләштерелгән. Бары тик кредитларны гына ике-өч көн алдан түләргә кирәк.
Эшчәнлекнең төрләре дә, товар әйләнеше, ассортимент та артты. Болар хәзер яңалык түгел инде. Баштарак, билгеле, үзәебезгә дә гаҗәп иде. Хәзер заказ буенча без райондашларга телевизор, суыткыч ише көнкүреш техникасын да, сыер саву аппаратларын да алып кайтып бирәбез. Бер өстенлегебез бар - безгә товарлар җитештерүчедән туры килә, шуңа күрә сыйфаты тел-теш тидерерлек булмый. Әле бит болар өстенә соңгы вакытта пенсия фондыннан, салым оешмасыннан, ГАИдан кешеләргә бик күп "сәлам" хатлары килә - безнекеләр аларны да өләшә.
-Килешәсездер, хезмәткәрләрегез, бигрәк тә хат ташучылар гел халык арасында, аларның эш нәтиҗәләре бар яктан да кешеләр белән ничек эшләвеннән бәйле. Сезнекеләр бу вазифаны ничек үти?

Реклама

-Хат ташучы аягы белән ишеккә килә, теле белән кеше күңеленә керә. Шушы гади хакыйкатьне аңлаганнар газета-журналларга да уңышлы яздырта, аена 30-40 меңлек товар да сата.
-Газета-журналларга яздыру дигәннән, быел бәяләрнең кинәт "сикерүе" сезне дә, безне дә шактый кыен хәлгә куйды. Гәрчә, бәя артудан редакцияләр дә файда күрмәде, хат ташучыларның да хезмәт хакы артмады...

-Балтач халкы электән газета-журналларны күп яздырып укый бит ул. Бераз кимесә дә, әлләни күп әбунәчене югалттык дип әйтем булмый. Кешеләрнең сайлау мөмкинлеге зур, соңгы елларда яңа чыга башлаган матбугат чараларына күбрәк өстенлек бирү гадәткә кереп бара .
Язылу кампаниясен Бөрбаш (бүлекчә җитәкчесе Рәсилә Һадиева), Салавыч (Алсу Хәбибуллина), Урта Көшкәт (Вероника Гришкина) бүлекчәләре аеруча уңышлы үткәрде. Бу урында күп еллар уңышлы эшләгән хезмәткәрләребезнең исемнәрен дә әйтеп китим әле. 43 ел эшләп, күптән түгел лаеклы ялга киткән, әле дә кирәк чакта ярдәмгә килеп җитә торган Түнтәрдән Әлфинур Якупова, 30-25әр ел безнең системада намуслы хезмәт куйган Кече Лызи бүлекчәсе җитәкчесе Галина Сергеева, үзе җитәкче, үзе хат ташучы булган Шубаннан Раушания Садыйкова, Урта Көшкәттән Вероника Гришкина, Балтачтан Миннегөл Сабирҗанова, сатучы Гөлсинә Закирҗанова, Борнактан Фәйрүзә Галимҗанова, Гөлфирә Әхмәтхановаларның тырыш хезмәте яңа килүчеләргә чын мәгънәсендә үрнәк булырлык. Ә бездә бит андыйлар да күп, пенсиягә китүчеләр хисабына соңгы елларда шактый яшәрдек.

-Хатлар, посылкалар да үткән заманда калгандыр инде?
-Хатлар турында әйттем. Хәл-әхвәл белешеп язылган булмаса да, аларның саны шактый. Шулай ук бандероль-посылкалар да артты. Монысы «Эйвон» ише компанияләр белән эшләүчеләр, косметика, көнкүреш химиясе сатучылар артуы белән бәйле. Без бит хәзер бандероль-посылкаларны да Казан белән ике арада экспресс-почта ысулы белән, ягъни көнендә китерә-илтеп бирә башладык.

Соңгы вакытта цифрлы телевидениега тоташу өчен приставкалар сатыла башлады. Ул киләчәк телевидениесе дип атала, быелның июненнән 20 канал күрсәтә башлады. Тора-бара ТНВ каналы да карарга мөмкин булачак. Шуңа күрә бу хезмәтебезгә сорау арта бара. Кыскасы, үзгәрешләр еллап түгел, айлап-көнләп пәйда була. Шундый үсеш, үзгәреш заманында яшибез бит. Безнең операторларга да күп укырга, күп белергә кирәк. Әледән-әле интернет аша белем күтәрәләр, имтихан бирәләр.
-Һөнәри бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәргә җыенасыз? Хезмәттәшләрегезгә ниләр теләр идегез?

-Үткән ел Болгарга барган идек, быел теплоход белән Сивяжескига экскурсиягә барырга җыенабыз. Ә теләкләргә килгәндә, барысы да исән-сау, сәламәт булсыннар, гаилә бәхете, уңышлар телим.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш- Гөлсинә Яруллина.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: