«Хезмәт»кә язылучыларны бүләкләр көтә
Вакытлы матбугатка язылу чорында ел саен «Абунәчеләр көне» үткәрү матур гадәткә керде.
Быел исә ул башка еллардан аермалы буларак ике көн үтәчәк. 28-29нчы май көннәрендә «Хезмәт» («Азьлане») газеталарына язылучыларның һәрберсен истәлекле бүләкләр көтә. Шулай ук программада үзешчәннәр чыгышы да көтелә.
Быелгы вакытлы матбугатка язылу кампаниясенең тагын бер үзенчәлеге - «Хезмәт» һәм «Азьлане»ны иң күп яздыртучы хат ташучылар арасында конкурс игълан ителде. Конкурска нәтиҗә июль башында ясалачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз