Хезмәт

Гел шундый

Минем тормыш юлында кызыклы кешеләр күп очрады. Шуларның берсе, һичшиксез, авылдашым Вагыйз абый Сәләхов дип әйтер идем.

Реклама

Үткән гасырның 70нче елларында ул туган авылым Чапшарда клуб мөдире булып эшләде. Ул елларны мин бик сагынып искә алам. Клуб эче гөрләп тора, кич җиткәнне көчкә генә көтеп ала идек. Ай саен диярлек, авыл яшьләре тарафыннан концерт, театрлар куела. Ул вакытларда авылда гармунчылар, җырчылар җитәрлек, үзешчән сәнгать буенча безнең авыл аеруча актив иде, һәм хәзер дә шулай булып кала. Вагыйз абый сәхнәгә чыгып дусты, язучы Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйли башласа, үзе бер тамашага әйләнә иде. Фәнис абый белән Нурсөя апа авылга кунакка да кайттылар, клубта алар белән очрашу да булды. Бер үк вакытта Вагыйз абый мәдәният һәм сәнгать институтында да белем алды. Кешенең кечкенә генә сәләтен дә ул әллә кайдан күреп ала, аны күкләргә күтәрә белә иде. Ул минем үземә дә бик күп рәсемнәр ясатты. Әллә кайдан гына майлы буяу белән ак кино экраны таба да, эш тә кушып җибәрә. Һич уйламаганда, ниндидер бер кызыклы кешегә әйләнәсең дә куясың. Укытучы Тарих абый малае Байрон оста баянчы иде. Ул үзе Казанда эшләп йөри. Ялга кайтса да, безгә бәйрәм, аның баянда уйнаганын йотлыгып тыңлыйбыз. Вагыйз абый аның гел күңелен үстереп торды, ярдәм итте. Драматург Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» дигән әсәрен сәхнәгә куйганда мин дә катнаштым. Чын мылтыктан да атарга туры килде. Шуны искә төшереп әле дә куркып куям. Мин үзем Вагыйз абыйның һәрбер әйткән сүзен үтәргә тырыштым. Аның игътибарыннан төшеп калсаң, беттең. Әнә солдатта хезмәт итүче Вагыйз, Фаил, Габдулла, Зөфәр, Таһир, Вагыйз абыйларына хәрби киемдә төшкән рәсемнәрен җибәргәннәр. Ул аларны үзе утырган өстәле өстендәге пыяла астына тезеп куйган. Бөтен авыл кызының күзе шул рәсемнәрдә. Дөрестән дә бу егетләрнең бөтенесе дә авыл кызларына өйләнделәр. Вагыйз абый үсмер чагында бик нык авырып китә. Үзен-үзе кулга алып, бик нык дәвалана торгач кына аягына баса. Аның әтисе - Бөек Ватан сугышының батыр офицеры Шәйхетдин абый сугышта алган яраларыннан иртә, 47 яшендә вафат була. Әнисе Хатирә апа җиде бала белән тол кала. Ул аларны берүзе аякка бастыра. Вагыйз абый әле дә тик тормый. Кадерле әнисенең 90 еллык юбилеен үткәрү планнары белән йөри.
- Җидебез дә исән, бишебез югары, икебез махсус урта белемле, әниебезгә бик рәхмәт инде. Бөтенебезне дә кеше итте, без аны бик яратабыз. Әле менә әти-әнигә багышлап шигырь дә язган идем. Язган әйберләремне җыеп китап итеп чыгарырга исәп. Казан Федераль университетында укытучы булып эшләүче, биология фәннәре кандидаты, улым Нияз да бу турыда күптән әйтә, - ди ул елмаеп.
Рәсемдә: (сулдан-уңга) Вагыйз абый, Сәвия, Гөлфәния, Рәфыйка, баянчы Кирам (ике кешене белмим), Фоат (1975 елда бик иртә фаҗигале төстә вафат булды), Рафис, Байрон, Нәзирә, Алфира, Әлфия.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: