Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлзәминә Кыш бабайга хат язган

Исәнме, Кыш Бабай! Сиңа хат яза бәләкәй кызың Гөлзәминә. Миңа 40 кына тулды әле...

Сез дә язасызмы? Языгыз, яме... Психологлар шулай куша... Дәфтәр битенә язылган уй-хыяллар, максатлар тормышка күбрәк ашучан була ди... Кыш бабайга аталган шаян хатымны сезгә дә тәкъдим итәм... Ә чын-чынлап язылганын... Конвертка салып тәрәзә төбенә куям... Берничә елдан ачып укырбыз да, уй-теләкләребез чынга ашканмы икәнен белербез...

Исәнме, Кыш Бабай!
Сиңа хат яза бәләкәй кызың Гөлзәминә. Миңа 40кына яшь тулды әле. Ел буе үземне тәртипле тоттым. Әни өчен тәртипле кыз булдым. Улларыма да каршы килмәдем. Иремне тыңладым, ул сөйләгәндә һәрчак «әйе, әйе» дип баш кагып тордым да... Үземчә эшләдем...

Кыш Бабай! 40яшем җитеп үтеп китте инде, мин сиңа һаман ышанам әле. Инде балалар да юктыр ул, әни, дигән булалар. Бар бит син, имее... Ни... Бүләкләргә урын күбрәк булсын өчен чыршыны түшәмгә күтәртеп бәйләдем быел, яме...

Карале, иртәнге 3тулып 20минутка кадәр килеп кит инде син... Минем шул вакытта будильник шалтырый... Куркуың бар... Курку дигәч, тагын искә төште әле... Иртән эшкә барганда каршыга чыкма, яме... Куркак мин... Кыш Бабай дип тормам, бик каты кычкырып бөтен авылны уятырмын...

Әәәй, бабай... Йокларга ятканда чәйнекне кайнатып, өстәлгә тәмле конфет, печеньелар куеп ятам... Җебеп китеп мәтәлеп ятарлык булмасаң эч, яме... Чәй... Тәмнүшкәләрен дә аша... Тик миңа бер конфет калдыр...

Кыш Бабай... Син форточкадан йөрисеңме ул... Әллә ишектән үкме... Ниии... Әйбәтләп ябып кит әле син аларны, яме... Кыш бит урамда...

Озак яшә, яме, Кыш Бабай... Безнең өмет, хыял, ышанычларыбызны чынга ашырып Яңа ел саен килеп йөр... Без сине бик яратабыз...

#хыялыйзәмзәм

Гөлзәминә Габдрахманова,

Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай Гөлзәминә