Хезмәт

Гонорар пенсиягә комачаулый

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау турында күптән түгел кабул ителгән закон газета-журналларга язучы хәбәрчеләрнең дә кесәсенә суккан.

Бу хакта очраклы рәвештә генә ишеттем. Район башкарма комитетының утырышлар залында үткән бер чарада райондашыбыз, үткен каләм иясенең бу хакта танышына сөйләп торганы колагыма керде.

- Февральдән пенсиябез артып килә дип куанган идек, әмма... гонорар харап итте бит. Елына барлыгы кесәгә керә торган 800 сум акча барысына да нокта куйды. Шуңа да хәзер язмаска булдым, - ди абзый.

Менә сиңа кирәк булса...
Фото: rusamara

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: