Хезмәт

Гөрләвексез язлар узып бара

Беркөн авылдашым: "Карале, авылда яшәп, быел гөрләвек тавышын ишетми калдым. Сыер­чык­лар­ның да сайраганын ишеткән юк. Башка елны берөзлексез сайрыйлар, шуларны тыңлап туеп булмый иде бит".

Беркөн авылдашым: “Карале, авылда яшәп, быел гөрләвек тавышын ишетми калдым. Сыер­чык­лар­ның да сайраганын ишеткән юк. Башка елны берөзлексез сайрыйлар, шуларны тыңлап туеп булмый иде бит. Килүен килделәр, күрдем мин аларны, әмма элекке кебек сызгыра-сызгыра сайраулары ишетелми... Ваемсызлыкмы соң бу, мин генә ишетмәдемме, син ишеттеңме?” – дип сорагач, уянып киткәндәй булдым Чыннан да, сыерчык­лары да элеккечә сайрамады, гөрләвек тә акмады бит быел.

Акса, аның тавышын ишет­ми калып булмый. Иртән торып чыгасың, авыл әле тын, техника тавышы да, ыгы-зыгы да юк. Юлдан берничә адымда гына булганга, ишегалдына челтер-челтер аккан гөр­ләвек тавышы ишетелеп тора. Иртән бераз чираткан көн­­нәрдә ул бигрәк тә аһәңле итеп, юка карлы боз чел­тәр­ләренә бәрелә-бәрелә, яңгы­равыклы тавыш белән ага. Көндез исә гадәти су агымы тавышы белән ага, әле хәрә­кәт арасында югалып та кала. Ә менә кичен тагын гөрлә­веккә җан керә. Кыскасы, авылда иртә-кич кенә була торган сихри язгы матурлык, яз тавышы бу. Быел мондый тавыш булмады... Ә бит быел су башка елларга карганда да күбрәк агар дип өметләнгән идек.

Соңгы айларда кар шактый күп яуды, кинәт җылытса, таудан су төшсә, нишләрбез, дип тә борчылдык. Әллә көп­шәк кар гына булды: бик тиз эреп бетте. Эрегән берсе җир­­гә сеңә барды. Шул сә­бәпле, авыл урамыннан үзгә тавыш белән гөрләвек агарлык та булмады.

Алай да бер-ике көн каршы яктагы канаудан су шактый көчле акты (әмма, ни сә­бәпледер, барыбер иртә-кич тансык тавыш ишетел­мәде). Апрель башында көн алып яуган яңгыр үз эшен эшләде. Шул яңгырлы көнне кичкә таба чыксам, чыр-чу килеп кычкырышкан балалар тавышы үзенә җәлеп итте. Баксаң, күр­шебездәге кеч­кенә балалар кибет каршындагы канау­да суда әйбер йөз­дереп уйныйлар икән. Бүген­ге балаларны уйный белми­ләр, те­лефон-планшетка ябыш­кан­нар дип тәнкыйть­ләргә яратабыз. Ул яктан без­нең тирә балалары аерылып тора. Иш­ләре дә бар – ка­ра-каршы биш өйнең һәркай­сында ике­шәр-өчәр бала, бер-бер­сенә йөрешәләр дә, уйный да бе­ләләр. Якынрак барып  күз салдым: безнең чор­дагы кебек кәгазь каеклар түгел, кечкенә пластик шарчыклар агызып уйныйлар иде. Куллары кып-кызыл, үзләре шактый чыланган, әм­ма тәм табып, мәш килеп уйный бирәләр. Үзебезнең балачак искә төшеп китте.

 Әйбер йөздерүләр кар суы, гөрләвек суы җыюлар белән чиратлаша иде. Ул чакта авылда бөтен язгы тормыш гөрләвек суы белән бәйле иде бит. Бигрәк тә безнеке кебек авылына ике коесы булган, чишмәсе бик еракта урнашкан урында (шул сәбәпле, дөрес булса, элек безнең авылга читләр кызларын кияү­гә бирергә дә курыккан дип сөйлиләр. Шө­кер, хәзер су проблема түгел инде). Иртә яздан һәр кеше үзенең капка төбендәге карга ке­че­рәк кенә уемтык ясап куя да, алып шунда җыел­ган суны мал-туарга эчертер­гә, кер юарга, мунчага дип җыя. Би­грәк тә иртә-кич су чиста вакытта чүмеч-чиләк­ләр эш­кә җигелә иде. Ә гөр­ләвек суы көчле аккан урында кер чайкыйлар: астагы бозы эре­мәгән, чип-чиста, кер­ пыч­рана дип куркасы юк, суы да хәзерге кебек болганчык түгел. Бу хәлләр басуда җир­ләр чыгып, аннан төшкән сулар төсен үзгәрт­кәнче дә­вам итә иде. Чиста суны мөм­кин булганча җыеп та калалар әле. Аннан инде, урамнарга колонкалар куелгач, гөрлә­век акканда, кояшлы көн­нәрдә җиңелчә генә киенеп, чират тора-тора, олы­сы-ке­чесе су ташый идек. Кызык иде, күңелле иде. Дөнья хәл­ләрен дә ишетәсең, тирә-күрше, яшьтәшләр бе­лән дә шунда очрашасың... Чи­ләк-көянтә асып, гөрләвек суын чәпелдәтә-чәпелдәтә су ките­рүләр балачакның матур бер хатирәсе булып калган.

Гөрләвекләре акмаса да, быелгы кышны, язның килү рәвешен игенчеләр әйбәткә саный, яз күп өметләр вәгъдә итә ди... Шулай гына булсын! Ә гөрләвекләр җырын, боерган булса, киләсе елларда тың­ларбыз.

Камил Сәгадәт
 

Бөреләр

Күкләрдә – яшен мәле...
Болытлар яшел әле.
Бишектәге бөреләрнең
Ничекләр икән хәле?

Тибрәнә гөлләр җилләрдә,
Көч алып ямьле яздан.
Кышын туңган бөреләр дә
Ачылыр әле наздан.

Язның ягымлы мәле:
Бөреләр яшел әле.
Бишектәге чәчәкләрнең
Ничекләр икән хәле?

Ни булган бер бөрегә?
Чыкмый кояш күрергә.
Бөре эчендә... мәхәббәт,
Дәшә: “Кил, – дип, – бирегә!”
... Барам әле күрергә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 16.04.2019/)

Фото: автор

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: