Хезмәт

Халык инвентаризациясе

Район башкарма комитетының шушы елның 25 ноябрендә кабул ителгән боерыгы белән «Халык инвентаризациясе» үткәрү игълан ителде.

Реклама

Аның максаты - урыннардагы хуҗасыз торакларны, биналарны, буш яткан җир участокларын һәм шулай ук техник торышы тиешенчә булмаган корылмаларны ачыклау. Башкарма комитет район халкын бу мөһим чарада актив катнашырга чакыра. «Халык инвентаризациясе»нә кагылышлы хәбәрләрне 2-54-36, 2-45-80 номерлы телефоннар аша да шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш Балтач муниципаль районының Интернет-кабул итү сайтына http://baltasi.tatarstan.ru яки район милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы электрон почтасына Pizo.Baltasi@tatar.ru язарга мөмкин.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: