Хезмәт

Халыкка багышланган гомер

«Мәдәни җомга» газетасының 2003нче елның 15нче август санында басылган тарих фәннәре кандидаты Зөбәрҗәт Гарипованың «Сәид Вахиди ядкаре» дигән язмасында безнең Түнтәр мәдрәсәсе һәм китапханәсе турында да бик кызыклы мәгълүмат бар:

«Кышкар, Түнтәр, Курса авылларында аерым байлар, югары уку йорты булган мәдрәсәләр ачып, шәкертләрен Русиянең төрле почмакларына тарата. Мәдрәсәләрне үз хисапларына тоту нәселдән-нәселгә күчеп бара. Дини фәннәр белән беррәттән, тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина фәннәре дә укытылганга, китапханәләр борынгы көнчыгыш кулъязмаларга бай була. Түнтәр авыл китапханәсенең моннан 400 ел элек оешып, әйләнә-тирәдә белеем учагы булганы билгеле».
Авылыбызда татарның күренекле язучылары халык белән очрашулар, әңгәмәләр үткәргәннәр. 1933 нче елда Абдулла Әхмәт Түнтәрдә булган һәм «Яшь ленинчы» газетасында «Бәләкәй колхозчылар янында» дигән язма белән чыккан. Сугыш елларында танылган язучы Шәйхи Маннурның хатыны Тәгъзимә Маннурова Түнтәр мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләгән. Кызы Миләүшә дә Түнтәр мәктәбендә укыган.
1965 елның май ахырында авылыбызда Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Нури Арсланов, Атилла Расих, Марзия Фәйзул лина, Касыйм Тәхау, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакир, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Нәҗип Мадъяров, Мәгъсүм Хуҗин, Зөлфәт Маликовлар була. Атилла Расих үзенең Түнтәр белән булган бәйләнешен «Ишан оныгы» китабында да язып калдырган.
2000 нче елның апрелендә дә Түнтәргә бертөркем язучылар һәм журналистлар килде. Ләбиб Лерон, Роза Камалетдинова, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт, ул чорларда «Сөембикә» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Фирая Бәдертдиновалар шигырь бәйрәмендә кунак булдылар.
Бай тарихлы, дәрәҗәле китапханәбезне 1959нчы елдан Рашидә Мөхәммәтшина кабул итеп алды һәм 1989 нчы елга кадәр китапханә белән җитәкчелек итте. Шушы авылда туып үскән, мәктәптә укыганда ук отряд советы председателе булып классташлары һәм укытучылар арасында абруй казанган, авыл советы секретаре вазыйфаларын башкарырга өлгергән яшь кыз бу эшкә бик теләп алына. Китапханә бик иске, салкын. Аны җылыту өчен утын, лампаларга керосин юнәлтү дә аның өстенә төшә. Һәр эшнең үз тәртибе, катлаулылыгы булган кебек, бу эштә бик четерекле, вак, белем, күп вакыт сорый торган хезмәт.
Рашидә апа китапханәче булып кына түгел, ә культура-агарту эшчесе булып яши башлый. Кич буе китапханәдән егет-кызлар өзелми. Яраткан мөдирләре белән китап сайлыйлар, бәйрәмнәр алдыннан булачак пьесаларга рольләр әзерлиләр. Болар өстенә Көшкәтбаш авылындагы китапханә дә Рашидә апа өстендә була. Колхозның «Ялкын» дип исемләнгән стена газетасының редакторы да бит әле ул. Китап укучылар конференцияләре, төрледән-төрле кичәләр үткәрү, урып-җыю чорында амбар алдында эшләү, бәрәңге чүпләү, сенаж, силос төяү, эш, эш, эш...
Бетмәс-төкәнмәс эшләр янына гаилә мәшәкатьләре дә өстәлә. 1960нчы елда авылыбызның менә дигән егете Әхмәт абый белән гаилә корып җибәрәләр. Шатлык өстенә шатлык булып Айрат, Алсу, Айдар дөньяга килә. Гомере буе биеклеккә тартылган, матурлыкка омтылган китапханәчебез Рашидә апаның күңеле - картаюны, куллары - аруны, иңнәре талчыгуны белми. Тирә-юньдәгеләргә игелек дәресләре бирә-бирә ап-ак кышлардан яшел, чәчәкле язларга үз сукмагын салып атлый да, атлый ул.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: