Хатлар килә, хатлар...
хатлар килә, хатлар...
Бәйрәм уңаеннан
«Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан, авылыбызның гүзәл затлары ир-егетләребез өчен клубта бай эчтәлекле, тирән мәгънәле музыкаль чыгышлар, моңлы җырлар белән баетылган концерт программасы тәкъдим итте. Тамашачы һәр чыгышны яратып алкышлады. Клуб мөдире Флера Хәбибуллина да фронтовик шагыйрь Муса Җәлил шигырен сәнгатьле итеп башкарып, күңелләрне нечкәртте. Әлеге олы бәйрәмдә авылыбыздан Бөек Ватан сугышында, Чечня һәм Әфган җирләрендә барган хәрби бәрелешләрдә катнашкан һәм шунда мәңгелеккә башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алып үттек. Аларның батырлыгы алдында олы ихтирам белән баш идек.
Фәния ИДИЯТОВА Шода авылы
Шатлык ишек шакыды
Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калып барганда, Аллаһы Тәгалә безгә зур бүләк ясады. 30нчы декабрь көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов белән игелекле эшләре нәтиҗәсендә күпләргә таныш Илдар Галиуллин ишегебезне шакыды. Кызыбызны дәвалау өчен кирәкле аппарат-ингалятор белән сөендерү икән ниятләре. Әле алай гына түгел, пакет тулы күчтәнәч белән килгәннәр. Әлеге минутлардагы халәтебезне аңлату кыен. Ул вакытта рәхмәтебезне ирештерер өчен җылы сүзләр дә табып булмады кебек. Бүген исә, газета аша, Наил Нургаязович һәм игелек иясе Илдар Галимулловичка олы рәхмәтләребезне ирештереп, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар, гаилә бөтенлеге, бәрәкәтле гомер телибез. Сезгә беркайчан да бала хәсрәтләре күрергә язмасын, кылган һәрбер яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
ШӘРӘФЕТДИНОВЛАР гаиләсе Чепья авылы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.8501
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39000
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.31300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.202401
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.48700
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.47300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика