Хәбәрдар бул
24нче гыйнвар көнне үткәрелгән видеобрифингта көн кадагына куелган мәсьәлә булып өлкәннәрне һәм төрле сәбәпләр аркасында пенсия алучы гражданнарны, укырга теләкләре булган очракта, компьютердан дөрес файдаланырга өйрәтү темасы торды.
Шуны гамәлгә ашыру максатыннан 1нче февральдән «Интернет - озак яшәү» («Интернет - долголетие») дип аталган проект эшли башларга тиеш. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин: «Пенсия яшендәге өлкәннәрне компьютердан файдалана белү осталыгына өйрәтү аларга көндәлек тормышта Интернетка тоташу, «онлайн» режимда аралашу үзенчәлеген үзләштерү, дәүләт органнары тарафыннан тәкъдим ителгән электрон хезмәтләр күрсәтү мөмкинлегеннән тулысынча файдалану, шул исәптән айлык түләүләрне башкару, исәп-хисап ясау, табибларга чиратка язылу өчен кирәк. Пенсия фонды бүлекчәләре дә электрон хезмәт күрсәтә. Өлкәннәребез барлык төр яңалыклардан хәбәрдар булсыннар, заман белән бергә атлап, тулы канлы тормыш белән яшәсеннәр иде», диде. Министр, укулар өчен ТР Президенты Указы нигезендә бюджеттан 10 миллион сум акча бүлеп бирелүен һәм бу сумманың 10 мең пенсионерга исәпләнгәнен дә белдерде. Укыту шәһәр, район, авылларның уку йортларында оештырылачак, укытучы кадрларга кытлык булмаячак. Курслар 72 сәгатьне, ягъни 3 айны үз эченә ала, дип тә өстәде. Министр сүзләренә караганда, группада 10 кеше булырга тиеш.
Әгәр дә замана җиһазының серләренә төшенергә телисез икән, район мәшгульлек үзәгенә яки авыл җирлекләрендәге ветераннар советына мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз! Беренче укулар язгы кыр эшләренә кадәр дәвам итсә, икенче дулкын ноябрьдә булачак, дип ассызыклады дәүләт органнары белгечләре.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 21:21Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә? Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була.11502
-
25 гыйнвар 2021 - 20:11Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды.13802
-
25 гыйнвар 2021 - 18:46Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.19601
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10900
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар54600
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...116901
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»76601
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…66003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика