Хезмәт

«Хезмәт» — һәр гаиләгә!

Без бәләкәй чакларда әти-әниләр өлкәнрәк балаларга эшкә киткәндә болай дип әйтәләр иде: «Ялгыз калдырма син баланы, «Хезмәт»не ерта күрмәсен, кара аны».

Реклама

Күрәсез, ул чакта, авыр заманнарда нинди кадерле булган «Хезмәт»! Ул хәзер дә шулай булырга тиеш. Чөнки район сулышын, аның яшәешен фәкать, «Хезмәт» кенә алып килә бит. Һәр ярты елга язылу чорында районда 6 мең тирәсе гаилә «Хезмәт»ле булуны өстен күрә. Быелның 2нче яртыеллыгы өчен дә райондашларыбыз «Хезмәт»кә язылырлар, дип ышанабыз. Моның өчен хат ташучыларга, элемтә бүлекчәләренә мөрәҗәгать итегез. «Хезмәт»тән аерылган йорт, нәрсәдер җитмәгән «ятим» йорт кебек була күрмәсен. Язылыгыз, укыгыз, бергә-бергә «Хезмәт» эчендә кайныйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: