Хезмәт

Хезмәткәрләргә — лаеклы хезмәт хакы

Прокуратура органнарының эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе - хезмәт турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү.

Реклама

2011нче елда эш бирүчеләр тарафыннан 612 хезмәт турындагы законнарны бозу очрагы теркәлгән, туларның 428е вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакы түләмәү белән аңлатыла.
РФ Хезмәт Кодексының 133нче маддәсендә язылганча, Рәсәй территориясендә яшәү минимумыннан түбән булмаган күләмдә минималь хезмәт хакы билгеләнгән. Ягъни, тулы ай күләмендә тулы эш нормасын эшләгән хезмәткәргә минималь хезмәт хакыннан да ким булмаган түләү каралган. Бүгенге көндә минималь хезмәт хакы 4 мең 611 сумны тәшкил итә. 2011нче елда «Яңа тормыш», «Ушма» җәмгыятьләрендә мондый төр закон бозу очраклары күзәтелде, прокуратура тарафыннан җитәкчеләр җавапчылыкка тартылды һәм хезмәт хаклары кабат исәпләтелде.
Хезмәт Кодексының 136нчы маддәсендә язылганнардан чыгып, хезмәт хакы һәр ярты ай саен хезмәт һәм коллектив килешүе яисә эчке хезмәт кагыйдәләрендә билгеләнгән көннәрдә түләнергә тиеш. Бу норма күп кенә эш бирүчеләр тарафыннан үтәлми. Хезмәт хакы түләү көннәре оешма-предприятиеләрнең локаль актларында һәм хезмәткәр белән үзара төзелүче хезмәт килешүләрендә язылмый. Күп кенә эш бирүчеләр хезмәт хакын айга бер тапкыр гына түли. Мондый төр закон бозу очраклары район җирлегендә эшләп килүче муниципаль бюджет оешмаларында, җирле үзидарә органнарында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси эшмәкәрләрдә күзәтелә. 1-2 айдан артык вакыт хезмәт хакы түләмәү очраклары «Якты юл», «Уңыш», «Ушма», «Икмәк», Тукай исемендәге җәмгыятьләрдә ачыкланды. Прокуратура тарафыннан, эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, узган ел җәмәгать судына 418 гариза бирелеп, вакытында түләнмәгән 2 миллион 415 мең сумлык хезмәт хакы эзләтеп алынды, 9 җитәкче РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.27 маддәсе буенча (1нче өлеш) административ җавапчылыкка тартылып, штрафка тартылды.
Соңгы вакытта шәхси эшмәкәрләрдә тагын бер төр хезмәт турындагы закон бозу очраклары күзәтелә башлады. Мәсәлән, теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә эшче-хезмәткәрләрне мәҗбүриләп эштән азат итү, хезмәт кенәгәләрен бирмәү, вакытында исәп-хисап ясамау. Мондый очракларда прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның хокукын (шәхси гаризалары нигезендә, әлбәттә) якларга алына һәм закон бозу очракларына чик куя.
Быел исә прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 82 хезмәт турында закон бозу очраклары ачыкланды. Бу өлкәдә гражданнарның хокукларын яклау йөзеннән суд органнарына 67 гариза бирелеп, 328 мең сумлык хезмәт хакы түләтелде, эштән азат итү турындагы 4 карарга протест эшләнде, закон бозган оеш-ма-предприятие җитәкчеләренә 4 күрсәтмә җибәрелеп, 2 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: