Мәгъсум абый белән иң беренче тапкыр күрешү-танышуым сәеррәк килеп чыкты. 1964 елның җәй урталары иде.
Мине университетка җәйге сессиягә киткән журналистлар урынына Арчаның "Коммунизмга" газетасына вакытлыча эшләргә чакырып алдылар. Колхозда эшли-эшли, Республика читтән торып уку урта мәктәбен (Балтачтагы консультация пункты) тәмамлап, әле генә аттестат алган елым бу. Беренче эш көнемдә редакциянең партия тормышы бүлеге мөдире Илсур абый Хөсәенов миңа унлап хат тоттырды да, шуларга күзәтү язарга кушты. "Күзәтү язганың бардыр бит?" - ди үзе.
- Ю-у-к! - дим мин, аптырап.
- Ә-ә, ие бит, - ди Илсур абый, минем колхоз фермасыннан гына килүемне исенә төшереп булса кирәк. - Ярый-ярый, язасың син аны.
Язуын яздым да, ниндиерәк баш куярга, дип кенә икеләнеп калдым. "Ярар, Мәгъсум абыең үзе карар, бүлмәсенә кертеп куй" - диде Илсур абый.
Типографиядән бүлмәсенә кереп, өстәлендә минем күзәтүне күргәч, җаваплы секретарь Мәгъсум Хуҗин күршедән кычкыра берзаман:
- Рафыйк, бу күзәтүеңнең башы кайда?
- Баш таба алмаган идем шул, -дидем мин аның кырыс соравыннан котым чыгып.
- Һе, газетада эшләүнең бөтен тәме дә әнә шул табылмастайларны эзләп табу бит инде!
Икенче елны Балтач районы кире кайтарылып (ул 1962 елда бетерелгән иде), "Хезмәт" исеме белән яңадан торгызылган газетада бергәләп эшли башлагач, Мәгъсум абыйның бу сүзләре һич тә очраклы гына әйтелмәгәненә кат-кат инандым. Журналистларны туктаусыз эзләндерүе, иҗадилыкка өндәп торуы дүрт елга якын Мәгъсум Хуҗин мөхәррирлегендә чыккан "Хезмәт"нең һәр санында диярлек сизелеп тора. Ул чакта безнең хезмәт җимеше республикада иң әйбәт эчтәлекле, иң җанлы-җылы газеталарның берсенә әверелде. Ирекле фикерләүнең, иҗат мөмкинлегенең кысыла барган еллары бит әле, Хрущев "җепшеклеген" сүгеп, сүз иреген яңа чикләүләр эченә куып маташкан чорыбыз. Кече форматлы район газетасы бигрәк тә каты күзәтү астында, андагы "сәяси хата"ны теләсә-кем күреп райкомга җиткерә ала. "Хата" җибәрүебезне сөенә-сөенә көтеп йөрүчеләр райкомның үзендә генә дә дистәләгән кеше. Әмма баш мөхәрриребез безгә эзләнү өчен партия түрәләре бәйләнмәслек темалар таба, анда үзенә шелтә эләксә дә, авыр сүзне безнең өскә аудармый. Районнан чыккан күренекле кешеләр турында мавыгып язуларыбыз шул елларда башланды. Иҗат планкасын югары күтәрдек: очерк-зарисовкаларны Мәгъсум абыйның хикәяләре кебек матур итеп язарга омтылдык. Арчада республиканың матбугат җитәкчеләре уздырган бер зона киңәшмәсендә безнең мәкаләләрне берәм-берәм атап, "башлары ук җырлап тора, редакторының язучы икәнлеге әллә кайдан күренә" дип сөйләделәр. Мин шуларны кайтып әйткәч, мөхәрриребез көлеп җибәрде, чөнки теге мәкалә башларын ул түгел, мин үзем куйган идем инде. Шулай булмыйча, кем шәкерте мин!? Мәгъсум абый районга килгән язучы халкыннан хикәя һәм шигырьләр алып калырга тырышты, алар газетаны нык баета, җылы, укылышлы итә дип ышанды. Шагыйрьләр Нәҗип Мәдияров, Дифгат Сирай һәм яшь Тукай биографиясен ак таплардан тазартып, аның әнисе Бибимәмдүдә абыстай вафат булган һәм җирләнгән авылны ачыклап, аннары танылган галим Ибраһим Нуруллин белән зур фәнни хезмәт язган Риф Якупов та биредә эшләгәнлектән, редакциябез язучыларның кечкенә генә башлангыч оешмасын хәтерләтә иде.
Редакциянең эш планы, ягъни, алдагы айда кайдан нинди мәкаләләр язып чыгарылачагы партия райкомы бюросында алдан тикшерелеп раслана иде. Шул "кыса"ны мөмкин кадәр саклыйсы. Мәгъсум абый башлап җибәргән "Алар районыбызны данлыйлар" дигән рубрикага язма әзерләү өчен кайвакыт районнан читкә дә чыгарга кирәк, ләкин Казанга кадәр генә командировкага бару өчен дә андагы Матбугат идарәсеннән язмача рөхсәт аласы. Каядыр үз исәбеңнән баруны да уйларлык түгел. Беренчедән, хезмәт хакыбыз бер йөз сум тирәсендә генә, әле аннан салым да алып калалар, партия яки комсомол, профсоюз взнослары да түлисе. Икенчедән, язганыңның каләм хакы чыгымыңның уннан берен дә капламый, газетаның бер саны өчен редакциядәгеләргә нибары сигез, хәбәрчеләргә унике сум түләнә. Районыбыздан чыккан олы шәхесләрнең адресларын табу һәм алар хакында язу омтылышыбыз гына какшарлык түгел. Бервакыт мин элекке Нөнәгәр бригадиры, беренче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты Шәмсенур Хәбибрахманованың Минзәләдә яшәвен, адресын белдем. Тик анда ничек барырга менә? Р.А. Фәесхановның бездән китеп Минзәләдә эшли генә башлаган чагы бу. Гаиләсе Балтачта әле. Мәгъсум абый озакламый шул гаиләнең Минзәләгә күчәсен белеп алган, озатыша барырга бер кеше булса иде, диләр икән. Казанга кадәр машина илтеп куячак, димәк, юлның ул өлешенә чыгым тотылмый. Казаннан соң бәләкәй генә очкычка утырып киттек без Минзәлә тарафына. Р.А.ның җәмәгате Зәйнәп ханым Балтачтан китәргә туры килүенә борчылып, юл буе диярлек елап барды. "Балтачны бик яраткан идек, анда бер-бер туганыбыз да калмый ичмаса, кунакка кайткалап йөрер идек" - дип үкенеч белдерде ул. Фәесхановларның озакламый яңа сыйфатта, тагын да озаграк яшәү өчен Балтачка әйләнеп кайтачагын ул чагында беркем белми иде шул әле. Очкычтан безне Р.А. каршы алды. Ул әлегә кунак йортында яши икән. Мине дә шунда чакырганнар иде, мин, алдан сөйләшү буенча, Шәмсенур апаларда куначагымны әйтеп, кунакханәгә барудан баш тарттым. Кирәгем чыкса чылтырат, дип, телефон номерын язып бирде. Ике тәүлектән соң, китәргә дип аэропортка килгәч кенә чылтыраттым. Ул машинасын чаптырып озатырга килеп җитте.
Минзәләгә сәфәр килеште, Шәмсенур ападан һәм аның ире, сугышка кадәр бездә ОГПУ бүлеге башлыгы булып эшләгән Ибраһим Абдрахмановтан районыбыз турында, тормыш турында гыйбрәтле сүзләр ишеттем. "Балтачның тырыш халкы белән Минзәләнең уңдырышлы җирен бергә кушып булса, ул район Татарстанда беренчелектән төшмәс иде" - диде Шәмсенур апа. Ибраһим абый сугышта яраланып, майор дәрәҗәсендә кайткан иде. "Татар икәнеңне белсәләр, майорга кадәр үсүе кыен анда, мин үземне Абдрахманенко дип йөрттем" - дип сөйләде ул. Ниндидер бер "милләтче" түгел, хәтәр оешмада эшләп, илгә һәм партиягә тугры хезмәт иткән, нәрсәнең ни икәнен әйбәт белгән кеше әйтә бит моны. Ибраһим абый мине Балтач районының яңа оешкан елларында район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Гали Иманов янына алып барды. Сугыш вакытында кайсыдыр район җитәкчесе булып эшләгәндә хатын-кызларны сыер җигәргә өйрәткән, шул чакта күзенә мөгез тиеп дөм сукыр калган Гали ага да Балтач һәм аның кешеләре турында матур истәлекләр саклый иде. Һәммәсе турында район һәм республика газеталарында мәкаләләр язып чыктым.
Мәгъсум Хуҗин кайсыдыр районда эшләгәнме, бүтән җирдәме, мин ул урынны үзенә бертөрле бәхетле булган, дияр идем. Чөнки, кайда эшләсә дә, ул тирәнең халкын, табигатен, үзенчәлеген хикәяләрендә чагылдырып мәңгеләштергән бит ул. Бөек Тукай турындагы хикәяләре язылуга да ("Кеше күңеле - үзе бер кояш", "Иңә дә иңә карлар") әдипнең Арчада эшләп-яшәп алуы йогынты ясамый калмагандыр. Балтач яныннан агып уза торган Шушма инеше аның хикәяләрендә чынбарлыктагыдан да гүзәлрәк булып, үзенә тартып тора, әрәмәсендәге былбыллары үтә өздереп сайрый ("Оҗмах агачы")
Безгә бирелгән бинаны редакциягә ярашлы итеп эшлисе, өстәп төзеп киңәйтәсе, гараж-фәлән саласы да бар бит әле. Шул эшләрдә Мәгъсум абыйның бик әйбәт хуҗалыкчы булуын да, һәр эшкә үзе башлап тотынуын да күрдек без. Апрель пычрагында промкомбинат пилорамасыннан җилкәгә күтәреп такта ташу, Көтәш елгасына кадәр барып фундаментка таш чыгару,, урман кисү, измә ясап, гараж стенасы өю, колхоз өмәләрендә борчак чабу, сарык абзарыннан тирес чыгару кебек эшләрдә дә "барыгыз!" дип әмер бирми, "әйдәгез!" дип үзе оештыра иде ул. Тәрәзә төпләрендә уҗым үстереп помидор игәргә дә аннан өйрәндек, Үгез йөрәге дигән шәп сортның беренче орлыкларын, элек колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Хәмит абыйдан сорап, безгә нәкъ менә Мәгъсум абый алып килде. Һәм ул "Хезмәт"тә иҗади эшләүнең матур үрнәген калдырып китте.
Рәфыйк Шәрәфиев,
СССРның матбугат отличнигы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Нет комментариев